news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдис Кадыйров: Балаларга квадроциклда хәтта пассажир буларак та йөрергә ярамый

Рәдис Кадыйров: Балаларга квадроциклда хәтта пассажир буларак та йөрергә ярамый
Фото: «Татар-информ»

16 яшькә кадәрге балаларга квадроцикл белән идарә итәргә генә түгел, хәтта пассажир буларак та утырып йөрергә ярамый. Бу хакта ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров «Татар-информ»га биргән интервьюда искәртте.

Балаларга хәтта экипировкада да, хәтта ата-аналар күзәтүендә дә багги, квадроцикл яки кар автомобиле белән идарә итүне тапшырырга ярамый, дип ассызыклады ул.

«Идарә итәргә берничек тә ярамый – 18 яшькә кадәр идарә итү тыела. Бала теге яки бу хәлдә үзен ничек тотачагын беркем дә белми. Тагын бер кат кабатлыйм: спорт инвентаре (ә мондый төр транспорт нәкъ менә спорт инвентаре санала) махсус мәйданчыкларда гына кулланылырга тиеш», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot