news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радиожурналист Дания Гайнетдинова: Хәзерге татар журналистикасында лозунглар җитми

«Журналист нәрсә турында язса да, кешегә үрнәк күрсәтерлек сүз әйтсен иде», — диде белгеч.

Радиожурналист Дания Гайнетдинова: Хәзерге татар журналистикасында лозунглар җитми
Владимир Васильев

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе мөхәррире, радиожурналист Дания Гайнетдинова фикеренчә, хәзерге вакытта журналистикада тәрбияви чара буларак, лозунг белән чыгу җитми.

«Элек лозунглар чоры бар иде, алар да юкка гына булмагандыр. Ул хәзер дә кирәк. Журналистикада җиңелчә генә дә эшләүчеләр бар. Аның нигезендә кешене тәрбияләү ята. Ул төптән эшләнергә тиеш. Журналист нәрсә турында язса да, соңгы сүзен ирештерерлек итеп, кешегә үрнәк күрсәтерлек сүз әйтсен иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Журналистлар берлегендә ачылган рәсем күргәзмәсендә.

Дания Гайнетдинова журналистикада ясалмалылыкны яратмавын әйтте. «Барыбер эчке дөньяңны дөрес итеп күрсәтү мөһим, чынбарлык булсын. Темаңны дөрес сайласаң, дәлилләр китерсәң, үз фикереңне әйтеп була. „Татарстан“ радиосында яратып эшлим. Анда тәрбияви тапшырулар чыга. Без барлык радиоларга үрнәк», — диде ул.

«Даниянең күңел байлыгының чиге юк. Ул күкләрне ярата, күкләр аша аның фикерләре әллә кайларга илтеп адаштыра ала. Рәсемнәрен караганда рәхәт булып китә. Дания каенлы-инешле җирләргә игътибар итә, басу кырыенда колынын ияртеп ат ашап йөргәнне сурәтли. Натюрмортта дога, дисбе күрә алабыз. Матурлыкны ул рәсем сәнгате белән җиткерә белә», — ди Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева Дания Гайнетдинованың татар сәнгатендә космик ачыш ясавын әйтте. «Законнарга буйсынмыйча тасвирлый белә. Безне иҗат туганлаштырды. Аның өендә дә бик күп гөлләр үсә. Сүзне, фәлсәфәне, визуаль сәнгатьне тоташтырып иҗат итә», — дип бәяләде ул.

«Күңелемне биреп эшлим, иҗат дөньясында яшим. Һәр картина төрле халәттә языла. Табигатьнең бөтен күренешләрен яратам, иҗатымда шуларны яктыртып каласым килә. Һәр рәсем күңелемдә туа, каядыр карап эшләмим. Балачактан ук рәсем белән мавыгам. 1990 еллардан ук төрле күргәзмәләрдә катнашам», — диде рәсем ясавы турында Дания Гайнетдинова.

Рәссам бер атна элек төгәлләнгән «Туган якта» дип исемләнгән эшен дә күрсәтте. Шулай ук рәсемнәре арасында Малевичның «Кара квадрат» дигән рәсеменә җавап итеп «Мәхәббәт һәм кошлар квадратта» дигән картинасын да күреп була.

Тарих фәннәре кандидаты, журналист Тәүфыйк Сәгыйтов Дания Гайнетдинованы киңкырлы талант иясе дип саный. «Балалар белән эшләүнең үзенең сере бардыр, аның тапшыруларын кызыксынып тыңлап торам. Дөньяның матурлыгын эчтәлекле итеп яза, тәкъдим итә белә. Без аннан өйрәнә алуыбыз белән дә бәхетле», — диде ул.

Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова 1952 елның 2 гыйнварында Теләче районы Олы Тиләҗе авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1969–1982 елларда Чабаксар шәһәрендә план-икътисад техникумында укый. Читтән торып укып, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала.

Хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый. 1990 һәм 1992 елларда Татарстан китап нәшриятында «Күңел җылысы», «Өермә» исемле ике повесте китап булып басылып чыга. 1991 елда Дания Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә балалар редакциясенең өлкән мөхәррире була. Бүгенге көндә дә шунда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100