Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Радиоприбор”ның хезмәт хакы бирүдә бурычы зур
Шуңа карата материаллар прокуратурага җибәрелгән
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт мәшгульлек үзәге вәкилләре, шәһәр прокуратурасы йөкләмәсе буенча, “Радиоприбор” заводында хезмәт закончалыгының ничек үтәлүе торышына тикшерү уздырганнар.
Тикшерү барышында хезмәт хакларының предприятиенең күмәк килешүендә билгеләнгән сроклардан тайпылып бирелүе ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Чираттагы ялларга китүчеләргә, эштән азат ителүчеләргә дә түләү вакытында башкарылмый. Түләү сроклары сакланмаган өчен акчалата компенсация, эштән киткәндәге һәм башка түләүләр дә бирелми икән. Эш хакларын бирүдәге бурыч 27 августка 16 миллион сум тирәсе тәшкил иткән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар прокуратурага җибәрелгән, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз