news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радиолар киләчәктә татар теленә ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган

“Татарстан” телерадиокомпаниясе радиотапшырулар хезмәте башлыгы радионың дәрәҗәсе бетмәсен өчен, халык белән берләшеп эшләргә кирәк, дип исәпли.

Радиолар киләчәктә татар теленә ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган
Султан Исхаков

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар радиолары киләчәктә татар теленә  ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган. Бу турыда бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов хәбәр итте.

“Әгәр без татар телендә сөйләүче милли радио икән, татар теленә ихтыяҗны киләчәктә бетермәү – безнең бердәнбер бөек максат”, - диде Илфар Кәримов.

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов татар радиоларының максаты турында фикерен әйтте. “Әгәр сүз радиода яңгыраган җыр хакында икән, һәрхәлдә музыкаль тапшырулар төрле булырга тиеш. Яшьләр дә үсә, яшьләрне дә онытырга ярамый”.

Тәүфыйк Сәгыйтов халык гомере буе тыңлап үскән милли татар җырларын да онытырга тиеш түгел дип исәпли. “Әйе, радионы төрле яшьтәге кешеләр тыңлый, ләкин халык яраткан җырлар онытылырга тиеш түгел. Безнең радиотапшыруларның вакыты чикләнгән, ләкин анысын да халыкка охшарлык итеп оештырырга кирәк”, - диде Тәүфыйк Сәгыйтов.

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы сүзләренчә, музыкаль тапшырулар күп булырга тиеш.  “Кеше үзебезнең милли музыканы аңласын һәм тыңласын өчен, тапшыруларны аерым композиторларның, шагыйрьләрнең, башкаручыларның иҗатына багышлап оештырырга кирәк”, - диде Тәүфыйк Сәгыйтов. 

Ул татар радиоларының төп максаты итеп халыкка хезмәт итүне күрә. “Төп максат - республика халкына хезмәт итү. Радионы тыңлаучы кешеләрнең таләпләре елдан-ел үсә бара. Шуңа күрә, радионың дәрәҗәсе бетмәсен өчен, халык белән берләшеп эшләргә кирәк".

“Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева сүзләренчә, “Татар радиосы”ның төп өч максаты бар: дәрәҗәне, тыңлаучыларны һәм акчаны арттыру.

Бүген "Татар-информ" “Болгар радиосы” эфирында татар альтернатив музыкасын таныту ниятеннән "Казан кайный" дигән тапшыру булдырылган, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100