news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радиолар арасындагы волейбол ярышында «Тәртип» радиосы беренче урын алган

Радиолар арасындагы волейбол ярышында «Тәртип» радиосы беренче урын алган
Фото: «Тәртип» радиосы

Бүген, 10 сентябрь, татар телендә сөйләүче радиолар арасында ел да үткәрелеп килүче республикакүләм пляж волейболының 10 нчы турниры узды. Үзе дә 10 яшьлеген бәйрәм итүче «Тәртип» радиосы 1 нче урынны яулады. Бу хакта «Тәртип» радиосы хәбәр итә.

2 нче урында – «Татарстан» радиосы, 3 нче урында – «Болгар» радиосы, 4 нче урында – «Татар радиосы» командасы.

Дуслык турнирының шарты буенча, күчмә кубок кемдә кала, киләсе ел турнирын шул команда оештыра. Димәк, киләсе ел радиолар арасында волейбол ярышын «Тәртип» радиосы оештырачак. 10 ел эчендә «Тәртип» радиосы өчен бу өченче җиңү булды.

Быелгы уенны узгын елгы җиңүче «Татарстан» радиосы командасы оештырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100