Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Радио алып баручылары волейбол уйный: Бәйрәм рухын кертү өчен оештырылган турнир
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 20 августта Казанда Пляж волейболы үзәгендә XI тапкыр татар телле радиостанцияләр арасында узачак пляж волейболы турниры турында сөйләштеләр.
«Әлеге турнир матур бәйрәм, татар радиолары берләшү факторы»
20 августта Казанда Пляж волейболы үзәгендә XI тапкыр татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча турнир узачак. Быел бәйгене «Тәртип» радиосы оештыра, ярышларда барлыгы алты команда катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чарага багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Тәртип» радиосы инде өченче мәртәбә җиңү яулады, узган елны да кубок алуга ирешкән идек. Уенның шартлары буенча, җиңүче радио чираттагы турнирны оештыра. Быелгы турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Әлеге турнир матур бәйрәм, татар радиолары берләшү факторы», – дип сөйләде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бу – синтезланган, гибридлаштырылган волейбол турниры»
Бәйгедә быел алты команда – «Татар радиосы», «Болгар», «Күңел» «Тәртип» радиолары һәм Түбән Новгород татарлары өчен эшли торган «Сергач.Татар радиосы» катнашачак. Шулай ук төрле елларда радиода эшләп китүчеләрдән аерым команда җыелуы көтелә.
«Төрле елларда радиоларда эшләгән алып баручылар өчен аерым команда булачак. Без бер турнирда аны оештырган идек, аннан соң ничектер җыелып бетә алмадык. Быел шөкер, күбесе килергә теләк белдерде, кемнәрдер уйнарга, кемнәрдер карарга килә. Төрле елларда, төрле радиоларда эшләп киткән егет-кызларны күреп булачак», – дип билгеләп үтте турнирның идея авторы Илнур Фәйзрахманов.
Журналист сүзләренчә, командада кабул ителгәнчә ике кеше генә түгел, дүрт-алты кеше уйный ала. «Пляж волейболы кагыйдәләрен бераз үзебезгә яраклаштырдык», – диде ул.
«Бу – синтезланган, гибридлаштырылган волейбол турниры. Классик пляж волейболында ике кеше генә уйный, алар бикинидан, плавкидан. Ләкин татар телендә эшләүче радио алып баручыларны алай киендерү безнең мәсләккә туры килми. Аны начар яктан гына кабул итәрләр, без аны бераз үзгәрттек. Безнең физик әзерлек тә ике кеше генә уйнарлык түгел. Шуның өчен авырлык килмәсен өчен, без аны гибридлаштырдык», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Турнирның төп максаты – татар телендә радио алып баручыларның аралашуы»
Илнур Фәйзрахманов, билгеләп үткәнчә, әлеге турнирының төп максаты татар телле радио алып баручыларның бергә аралашуы, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.
«Турнирның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм татар телендә радио алып баручыларның аралашуы. Кайсы гына радио булмасын, без бит конкуренция, план тутыру, реклама бирүчеләр табу, ротация – нинди генә максатлар куймыйбыз. Ә монда без рәхәтләнеп аралашабыз, хатирәләрне барлыйбыз. Әлеге турнир шул ягы белән кадерле һәм алга таба да яшәргә хокуклы», – дип искәртеп узды ул.
Илнур Фәйзрахманов турнирны оештыру тарихы турында сөйләде.
«Әлеге турнирның идеясе 2014 елда барлыкка килгән иде. Белгәнебезчә, 2013 елда Казанда Универсиада уеннары узды. Ул вакытта бик күп төрле спорт объектлары ачылды. Минем «Болгар Радиосы»нда эшләгән чагым. Егетләр белән утырып сөйләштек тә, татар телендә эшләүче радиолар арасында пляж волейболы турнирын оештырып җибәрергә уйладык», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Күбрәк бергә җыелу, уртак бәйрәм рухын кертү өчен оештырылган бәйрәм»
Илнур Фәйзрахманов ни өчен нәкъ пляж волейболының сайлануын да аңлатып үтте.
«Пляж волейболы – спорт уеннары арасында иң җайлысы. Монда әллә нинди экипировкалар кирәкми, килдең, уйнадың, киттең. Әлеге идеяне барысы да хуплады. Шуннан соң мин «Татар радиосы» белән сөйләштем дә ике радио булды – шулай башлап җибәргән идек. Шөкер, кызыклы килеп чыкты. Әгәр 11 ел үткәрелә икән, димәк, бу радиолар өчен дә кирәк булган. Әлбәттә, бу вакыт аралыгында бик күп радио алып баручылары килде, китте, буыннар алмашынуы булды», – диде ул.
Журналист, ярышларның төп хөкемдары Илназ Фазуллин сүзләренчә, турнир беренче чиратта күмәк аралашу, күңел ачу өчен оештырыла.
«Физик яктан карасак, әлбәттә, физик әзерлекләр кирәк. Ләкин, иң беренче чиратта, ул күңел өчен уйнала торган уен. Профессиональ яктан без турнирны барлык кагыйдәләрен туры китереп үткәрмибез, бу – күбрәк бергә җыелу, уртак бәйрәм рухын кертү өчен оештырылган бәйрәм. Шуңа профессиональ яктан катгый нормаларга китерелгән кагыйдәләр булмаячак, ул уенның база кагыйдәләренә генә таяна», – диде Илназ Фазуллин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Турнирда катнашучылар арасында чит төбәкләр дә бар»
Быел ярышларда беренче тапкыр чит төбәктә Түбән Новгород татарлары өчен эшләүче «Сергач.Татар радиосы»да катнашачак. Әлеге радио озак еллар үз эшчәнлеген татар телендә алып бара.
«Бүгенге көндә Сергачта «Сергач.Татар радиосы» эшләп килә. Ул «Татар радиосы» ешлыгында, алар һәр көнне үзләренең тапшыруларын эфирга чыгара. Мин алар белән хезмәттәшлек итәм, аларга яңалыклар әзерлим. Быел алар турнирга бер ямь өстәр дип уйлыйм», – диде ул.
Илнур Фәйзрахманов фикеренчә, бу – турнир өчен бик мөһим фактор. «Башка төбәкләр өчен дә үрнәк булыр дип ышанабыз», – диде ул.
«Без Россия масштабына чыгабыз. Татарстанда эшләүче радиолар гына түгел, ә Россия киңлекләрендә яңгыраган радиоларның берсе безнең белән булачак. Бәлки, алардан күреп, аларны мисал итеп башка төбәкләр дә татар телендә эшли башлар, эфирга аваз чыгарыр. Өмет бар – Самара өлкәсе, Пенза, Мәскәү өлкәсе. Алар да татар телендә эшли ала торган төбәкләр. Бәлки күреп тотынырлар, талпынырлар», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз