news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды

Бүләк аңа "Татар эстрадасын үстерүгә керткән өлеше өчен" бирелде

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бу минутларда "Пирамида"да баручы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды.

Шулай итеп Элвин Грей сәхнәдән ТМТВ премиясе белән бергә министрлык бүләген дә алып төшеп китте.

Шунысын әйтергә кирәк, Радик Юльякшин премия тапшыру тантанасын, аңа хас булмаганча, беренче булып ачты.

Радик Юльякшинга Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров та үз бүләген тапшырды. Бу хакта "Интертат.татар" электрон газетасыннан укый аласыз. 

news_right_1
news_right_2
news_bot