news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Юльякшинга 2019 елгы «Алтын Барс»ны тапшырдылар

«Статуэтка алу һәрбер артист өчен шатлыклы вакыйга», — диде җырчы.

Радик Юльякшинга 2019 елгы «Алтын Барс»ны тапшырдылар
Фото: Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев Радик Юльякшинга 2019 елгы «Алтын Барс»ны тапшырды.

«Үткән ел фестивальне үткәрә алмадык. Быел ике елны бергә җыеп үткәрәбез. Элвин Грей коронавирус белән алданрак авыртып китте. 2019 елдагы XX „Татар җыры“ фестиваленең „Алтын Барсы“ н аңа тапшырабыз», — диде Камил Гәрәев бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татар җыры» ачылышы алдыннан журналистлар белән очрашуда.

Радик Юльякшин шатлыгы белән уртаклашты. «Һәрбер җиңү — шатлыклы вакыйга. Мондый көннәрне без, әлбәттә, көтәбез. Мондый статуэтка алу һәрбер артист өчен шактлыклы мәл. Барлык тамашачыларыма рәхмәт», — дип уртаклашты ул.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 22нче «Татар җыры» музыкаль фестивале үтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot