news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Юльякшин “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга теләк белдерде

“Әгәр чакырсалар, гастрольләрем белән кисешмәсә, әлеге акциядә катнашам”, - диде җырчы.

Радик Юльякшин “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга теләк белдерде
Султан Исхаков

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкорстанның атказанган артисты Радик Юльякшин Татарстанда узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә бик теләп кушылачагын әйтте. Бу хактагы фикерен ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында белдерде.

  • “Мин татарча сөйләшәм” чарасы -  һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибар җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Журналистларның: “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашыр идегезме?" дигән соравына җырчы уңай җавап бирде.

“Катнашыр идем. Әгәр чакырсалар һәм гастрольләр графигы туры килмәсә, рәхәтләнеп киләм. Моның өчен минем башкарма директор белән алдан сөйләшеп куярга кирәк”, - диде Радик Юльякшин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100