news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Юльякшин-Элвин Грей: Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, 12 ел эшләдем

Татар-башкорт эстрадасындагы иң популяр җырчы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына эксклюзив интервью бирде.

Радик Юльякшин-Элвин Грей: Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, 12 ел эшләдем
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). “Элвин Грей” феномен түгел, ул - 12 еллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы эстрада җырчысы Радик Юлъякшин шул хакта белдерде. “Татар-информ” агентлыгына интервьюга ул заманча татар музыкасының туган телне саклаудагы роле, ни өчен Элвин Грей псевдонимы алуы, заманча стильдә җырлаган җырчыларның ни өчен популярлык казана алмавы, Салават Фәтхетдинов һәм Кукмара районындагы мәдәният йорты директоры белән конфликты, якын арада нинди җырлар тәкъдим итәчәге турында белдерде.

“Татар-башкорт эстрадасына заманча стиль җитешми”

- Радик, сезнең татар эстрадасында барлыкка килүегезне феномен дип әйтәләр. Яшьләр милли музыканы яратмый, татар, башкорт музыкасыннан читләшеп, күбрәк чит ил музыкасына күчәләр, дип зарлана идек. Шушындый шартларда үзегезнең уңышыгызның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Сере, минем уйлавымча, безнең команда белән эшләгән җырларның хәзерге заманча стильдә булуында. Миңа гел әйтәләр инде, Радик, аңламаслар инде, олылар аңламый мондый җырларны, безгә кирәкми. Әйдәгез, безгә баян, курай, моң, моң югалмасын! Ә минем уйлавымча, халык көн дә рус радиоларын ишетә, телевизор карый, МУЗ-ТВларны, анда бит гел яңартылган аранжировкалар, гел яңа стильләр. Ә татар, башкорт эстрадасында шул җитешми дип уйлым. Һәм без, бары тик курыкмыйча гына, шундый трэп, дип-хаус стильләрен эшлибез.

Миңа мондый стиль бармый, дип күп әйттеләр. "Ярар бармаса, үземнең тыңлаучыларым булыр әле", - дидем. Һәм дә, Аллага шөкер, мине аңладылар, ишеттеләр һәм, Аллага шөкер, кешеләр белән концертта бер дулкында барабыз.

- Сез халыкка шуның кирәк икәнен кайчан сиздегез?

- Беренчедән, мин эстрадада беренче көн генә түгел. Инде унике ел аранжировкалар эшлим, җырлар язам. Элегрәк мин үзем җырламый идем. Зур артистларга, Ризван Хәкимовларга, үзебезнең Башкортстандагы артистларга аранжировкалар эшләп, алар белән концертларда йөреп, синтезаторда уйный, гел алар белән бергә йөри идем. Һәм шул вакытта мин безнең моңны, безнең эстраданы өйрәнә башладым. Унике ел дәвамында өйрәндем һәм бүгенге көнгә тиклем көн дә, көн дә музыка өйрәнәм. Дөресен әйткәндә, музыкасыз яши дә алмыйм, чөнки музыка белән йокларга ятам, музыка белән уянам.

Шулай гастрольләрдә йөреп, азактан үзем җырлап карыйм дип уйладым. Үземә яшьләр стилендәге җырлар яза башладым. Җырлыйм-җырлыйм, ике-өч ел үтте. Уйлыйм: моңлы, олыларның күңеленә керә торган җырлар кирәк булыр. Шунда мин “Ашкына гомер”, “Елама, ярсыма” сыманрак җырлар яза башладым. Шундый стильгә күчеп кенә киткән идем, миңа Мәскәүгә күчеп китәргә тәкъдим иттеләр.

 

Анда китәр алдыннан, Юрий Шатунов белән эшләп алдык, Сочига аның продюсеры чакырды да: “Радик, безнең белән эшлисеңме?” – ди. Мин аптырап калдым - Шатунов үзенә чакырды! Сөйләшеп, эшләп алгач аңладым: минем синтезаторда уйнаучы буласым килми, үземнең җырлыйсым, яшьләргә үземнең күңелдән чыккан җырларны җиткерәсем килә. Мин ул тәкъдимне кабул итмәдем, кире Мәскәүгә киттем. Уфада минем студия бар иде, аны, районнардагы концертларымны ташлап.

Бу җиде ел элек булды. Аллага шөкер, Уфада эшләр әйбәт иде. Дөресен әйткәндә, минем тагын да үсәсем килде, Башкортстанда ничектер миңа урын җитми кебек булды. Башкортстан халкы миңа бик зур этәргеч бирде, чөнки мин анда башладым, анда миңа ышандылар. Анда миңа гел: “Радик, әйдә туктама”, - дип әйттеләр. Мәскәүгә мин шулай сөенеп, үземнең халык бар, дип күченеп киттем.

Биш ел анда эшләгәч, үземнең продюсерыма әйтәм: “Әйдә, Татарстанга барып, анда концертлар куеп карыйк”, дим. Ул әйтә: “Юк, иртә әле, кирәкми, кирәкми”, - ди. Ә мин көн дә студиядә, музыка язам, клиплар төшерәбез, татар телендә, башкорт телендә, рус телендә... Мин әйтәм: “Вакыт җитте, әйдә Татарстанга, безнең килеп чыга”, - дим. Ул: “Юк, тагын көтик”,- дип әйтә...

Шуннан гына, материал әзерләп, әзме-күпме кешегә ошаган җырларга клиплар төшереп, Татарстандагы телеканалларга, радиоларга җырларны биреп, җайлап чыга башладык. Өч ел элек беренче тапкыр телевидениегә клипларыбызны, радиога җырларыбызны бирдек. Ике ел элек концертлар белән Татарстанга килдек.

Беренче тапкыр куркып килдек, концертларда кырык процент кеше булса, Аллага шөкер дип уйладык. Мәскәүдән киләбез, клипларны күрсәтәләр, җырлар яңгырый, бик куркабыз. Ярар, Алла бирсә, килеп чыгар әле дип уйлыйбыз. Ун концертта да зал 50-60 процент кеше белән тула иде. Димәк, кеше белә, безнең җырларны тыңлый.

Тагын бер альбом чыгаргач, без ныклап тотындык. Мәскәүгә киткәч, анда альбом яздырдык та, тагын бер ай Татарстанда концерт куеп карыйк әле дип килдек. Шуннан, бер ай концерт куйганнан соң, без башка Мәскәүгә кайтмадык. Инде ике ел Татарстан, Башкортстан, Россия буйлап гатрольләрдә йөрибез.

“Әнием – безнең команданың әнисе”

Өйгә дә кайткан юк. Мин хәтта әниемне гастрольгә үзем белән алып киттем. Чөнки элек бик сирәк - елга бер тапкыр күрешә идек. Ә хәзер әнием белән - гастрольләрдә. Ул эшләр ничек барганын, ничек безне халык аңлаганны күреп тора.

- Ул да концертларда булышамы?

- Булыша. Концерт вакытында чәйләр ясый, күлмәкләрне үтүкләп тора. Безнең командада кеше бик күп - ундүрт кеше. Һәрбер кешенең үз эше. Әниемнең эше - ул әни эше. Ничек безне бәләкәйдән бирле әниләр карап, ашатып, киемнәрне юып үстерә, аның роле гастрольләрдә шундый ук. Аның роле – әни роле. Ул - безнең барлык командага әни. Барысын да үз улы дип күрә, шуның өчен Мама Грей - ул минем күп балалы әни. Шулайрак.

Әниемнең исеме Нәфисә Гайнулловна. Аңа Инстаграм да ачып җибәрдек. Ул хәзер, чынын әйткәндә, яшәргәннән яшәрә, Инстаграмда утыра. Миңа кызык, чөнки ул бездән калышмый.

“Мин, хәзерге дәрәҗәгә ирешер өчен, 12 ел эшләдем”

- Радик, заманча җырлап караган җырчылар юк түгел. Әмма аларның бик сирәге генә популярлыкка ирешә. Кайберләре ниндидер кечкенә коллективлар өчен җырлаудан уза алмый. Моның сәбәбе нәрсәдә? Менә Сез шундый зур масштабка ирештегез, күп тамашачы җыясыз.

- Мин мондый стильдә эшләгән бик күп җырчыларны беләм. Татарстанда мондый стильдә эшләгән күп артистлар бар. Ничек әйтергә икән? Ике-өч җыр җырлыйлар да югалалар. Аларны аңлап була. Әмма эшләгәч, эшләргә кирәк. Мин, хәзерге дәрәҗәгә ирешер өчен, унике ел буе эшләдем! Төрлесен эшләп карадым. Халыкка нинди җыр кирәк, нинди җыр килешә, нинди тематика ошый - унике ел буена шуны эшләп, халык күңеленә ничек үтеп керергә икәнен әле генә аңлый башладык.
Әлеге яшь җырчыларның, минем уйлавымча, җырлары аз. Әлбәттә, эшләргә кирәк. Минем үзем турында күп ишеткәнем бар: “О, Радикның әти-әнисе бай, миллионерлар, аларның барысы да түләнгән”. Күп ишеттем мондый сүзләрне һәм кызык булып китте. Мин үзем - гади авыл малае, тегендә-монда йөреп, акча эшләгән кеше. Хәтта шешәләр тапшырып йөргән булды, йөк төяүче булып булып эшләгән бар. Кеше әйтә икән, бу - бай малай дип, димәк, шулай уйлыйлар.

Хәзер күп яшьләр: “Минем аранжировкага акча җитми, киемгә акча җитми”, - дип әйтәләр. Әлбәттә, аңлыйм - болар бик күп акчалар тора. Хәзерге вакытта анаржировкалар, чынлап та, кыйммәт. Гади генә гаиләдә моңа акча җиткереп булмый - кешенең хезмәт хакы гына да шул хәтле. Шуңа күрә яшьләргә эшләп алырга кирәк.

Мин үзем компьютер сатып алдым, чөнки шулхәтле җырлыйсы килә иде. Көн дә музыка язып утыра идем. Кредитка алынган компьютер иде ул, алты ел мин шунда эшләдем. Алты ел буе мин үзем альбомнар эшләдем, җырлар яздым. Бүгенге көнгә җитәр өчен мин бик күп эшләдем һәм эшлим. Тәүлегенә 24 сәгать булу җитми, 48 сәгать булса, бик әйбәт булыр иде. Минем киңәш - аз йокларга, күп эшләргә һәм тырышырга. Кешене, халыкны ишетергә кирәк - аларга нинди җырлар, нинди стиль кирәк. Кешенең төрле чагы була. Кешенең кайгылы чаклары да була. Минем гаиләдә дә бик күп кайгылар булганы бар, җырлар язуым үземнең башымнан үткән җырлар булып килеп чыга. Чөнки мин аңлыйм - һәрбер кеше шул проблема аша үтә, якын кешеләрен югалта, кемдер туа, кемдер ярата, шуның өчен күңелдән үткәреп җырларга һәм тырышырга кирәк.

 

 

“Яшьләр телдән түгел, стильдән ояла”


- Моңарчы татар-башкорт музыкасын тыңламаган, аннан читтә булган, рус телле тамашачыларны да үзегезгә җыеп алдыгыз. Телне аңламаган кешеләр дә сезнең концертларга киләләр. Телне сайлауда заманча җырчыларның роле нинди?

- Бу - безнең проектта иң мөһиме. Миңа хәтта концертта әниләр килеп әйтәләр: “Радик рәхмәт сиңа, мин үземнең улымны яки кызымны татар теленә, башкорт теленә өйрәтә алмый идем, синең җырларны тыңлап, алар кызыксына башладылар, үзебезнең телне өйрәнә башладылар. Нәрсә дип әйтте, нәрсә дип җырлады дип сорыйлар”, - диләр. Безнең эшебез бушка булмавы, бик күп яшьләрнең безнең концертларга килүе шулхәтле рәхәт. Безнең концертларга 3 яшьтән 80 яшькә тиклем булганнар килә. Бәләкәйдән олыга хәтлеләр - кызлар да, малайлар да.

Минем уйлавымча, шушындый заманча проектлар бик кирәк. Телдән оялмасыннар. Нишләп безнең телдәге җырларны бөтен урамга яңгырарлык итеп куймыйлар? Минемчә, кайбер яшьләр ояла. Стильдән. Телдән түгел! Ә без шундый стильдә эшлибез - рус эстрадасыннан аермасы булмасын. Мәсәлән, русча җыр тыңлаганнан соң, татарчаны куйгач, аңламый да калсыннар, европача музыка дип тыңласыннар.

“Безнең җырларны чит илләрдә дә тыңласыннар иде”

- Минем шундый хыялым бар - безнең телдәге җырларны безнең республикада гына түгел, ә чит җирләрдә дә тыңласыннар иде. Минемчә, аны эшләп була. Татарлар, башкортлар гына түгел, ә руслар, румыннар, украиннар да тыңласыннар. Аларның популяр хитларын бөтен кеше белә, ә телне беркем дә белми. Шул рәвешчә, безнең телдәге җырларны чит илдә дә тыңлый алалар. Тик моның өчен тырышырга кирәк. Иң мөһиме - музыка сыйфатлы булырга тиеш.

“Татар эстрадасына сыйфат җитми”

Минем уйлавымча, безнең эстрадада сыйфат дигән әйбер җитми. Бер җыр яздыру, чынлап әйткәндә, ул - бик зур эш. Бер кичтә утырдың, яздың, радиога бирдең - алай була алмый. Җырны эшләү -  бик зур хезмәт. Өй төзегән кебек, фундаменттан башлыйсың, фундамент ныклы булырга тиеш. Монда да шулай - бер карасаң, өч минутлык җыр, ләкин аның эше бик зур. Азактан клип төшерү, костюм... Читтән караганда, ул җиңел эшләнгән кебек. Минем шундый зур хыялым бар - безнең җырларны чит илләрдә дә тыңласыннар һәм яшьләр безнең телдән оялмасыннар.

“Элвин Грей псевдонимы заманча булу өчен кирәк”

- Элвин Грей дигән псевдоним алуыгыз да шушы максаттанмы?

- Әлбәттә. Чөнки, “Радик Юлъякшин” безнең республикада колакка ятышлы, ә чит якларда аны әйтүе кыенрак, кытай исеме кебек яңгырый. Без башта берәр рус исемен алырга микән дип уйладык. Аннары, берәр европача исем булырга тиеш дидек. “Элвин Грей”. Аны һәрбер кеше әйтә ала, башка илләрдә дә җиңел әйтәчәкләр. Без шундый максат куйдык - чит якларда да безнең җырларны тыңласыннар.

Аның тарихын, минемчә, күпләр белә. Мине бәләкәй чакта ук Элвин дип йөртәләр иде. Ә Грей ул - фильмнан. Мин кечкенә чакта “Алые паруса” дигән кинофильм карадым. Анда төп герой - Артур Грей. Мин бәләкәй чакта, үскәч, Артур Грей кебек булам дип уйлый идем. Чөнки ул - шундый әйбәт кеше, гел яхшы эшләр эшләп йөри, мин дә шундый булам, ди идем. Шуңа продюсер белән  бергә Элвин Грей дип уйладык. Без ул исем безнең эстрададага кереп китәрме икән, дип, күп уйладык. Бәлки, башка исем сайларга кирәктер, дип, яки Радик дип кенә калдырыргамы икән, дип тә уйладык. Ләкин кабул ителәр.

“Салават абый – ул легенда”

- Безнең татар сәхнәсендә ничә еллар алдынгы урыннарда Салават Фәтхетдинов булды. Һәм быел “Татар җыры” концертын йомгаклавыгызны ниндидер символ итеп кабул иттеләр. Аның урынына Элвин Грей калды, диделәр. Сез моны ничек кабул итәсез? Килешәсезме "хәзер татар сәхнәсендә Салават Фәтхетдиновның урынын Сез алдыгыз" дию белән?

- Юк, алай түгел. Салават абый - ул легенда. Мин әле яңа гына чыккан артист. Берничек тә аның белән чагыштыру булырга мөмкин түгел. Чөнки, беренчедән, минем үз стилем, эстрадада үземнең күренеше. Ә Салават абый инде егерме сигез сезон сәхнәдә. Аның белән чагыштыру өчен аның кебек эшләп карарга кирәк. Андый бөек кешеләр белән чагыштыру бөтенләй кирәкми. Салават абый ул - Салават абый инде. Минем аның концертларында да булганым бар. Андый булып туарга кирәк, утыз ел үзеңне Салават абый кебек тотарга кирәк, шуннан соң гына чагыштырырга кирәк. Легендалар чагыштырылмый, алар мәңгелеккә легенда. Мин әле беренче адымнар ясаган егет кенә һәм гомумән башка юнәлештә эшлим. Мин бу чагыштыру белән килешмим, эле эшләргә дә эшләргә кирәк.

- Салават турында сүз чыккач, сезнең бәхәсегезне искә төшерми кала алмыйм. Сез аңа үзегезнең үпкәгезне дә белдердегез һәм заллар җыеп көч сынашу өчен дуэль дә тәкъдим иткән идеге. Бу шаяру идеме, пиар адыммы?

- Үпкә юк инде, нинди үпкә. Мин Салават абыйны бик тә хөрмәт итәм, аның күп артистлары, музыкантлары белән аралашып торам. Аның баянчысы Илфат белән Уфада бик күп эшләдек, ул Салават абыйның командасына китте. Мәскәүдә булганда да Салават абыйның концертын бик теләп карадым. Анда минем якын тирәмдә руслар иде бит инде, үзебезнең моң җитми иде. Концертына барып карап, моңланып, рәхәтләнеп ял итеп кайта идем. Ә инде әлеге вакытта тавыш күтәргәннәр икән, стадионнар булачак, концертлар булачак...

- Дуэль булачакмы соң инде?

- Стадионда концертлар булачак, дуэль түгел.

- Ә Салават Фәтхетдинов кабул иттеме сезнең бу чакыруны, зал җыябыз дигәнне?

- Бу - дуэль түгел. Концертлар булачак.

- Аннан Сезнең бу тәкъдимгә җавап булмадымы?

- Юк.

“Башкорт теле дәреслегенә керүем – это круто!”

- Ә Сез үзегезнең дәреслекләргә кергәнегезне беләсезме? 4 нче класс башкорт теле дәреслегендә күнегүдә Сезнең хактагы җөмлә белән кагыйдәгә мисал китерелгән.

- Кичә генә күреп алдым. Беркайчан да уйламаган идем, китапта булырмын дип. Бик шатмын. Бу -шәп!  Башкача сүз юк. Уйлаганым юк иде, минем исемне кулланып дәрестәбалаларны укытырлар, дип. Бу - круто!

“Мин үземне халык җырчысы дип саныйм”

- Татарстан һәм Башкортстан тамашачысы аерыламы. Аерылса, нәрсәсе белән?

- Аерыла дип, бар җирдә дә бер халык инде ул. Бер үк тел, бер үк моң, бер үк җырлар. Кичә “Пирамида” да концерт булды, биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Ике атна элек Уфада концерт иде, анда да шулай ук. Миңа калса, аеру юк, бер үк моң, бер үк аңлашыла торган тел. Халык бер дулкында, аерма юк.

- Сезне инде татар халкы да, башкорт халкы да үз җырчысы итеп кабул итә. Сезнең үзегезгә кайсысы якынрак?

- Әлбәттә, үземнең туган җирем якынрак. Мин Башкортстанда туып-үскән малай бит, һәр кешегә туган як туган як инде. Уфаның мин һәр урамын, һәр җирен беләм, ә Татарстанда мин навигатор белән йөрим. Әле Казанны да өйрәнеп бетмәдем (Радик Юлъякшин бер ел инде Казанда, шәһәр читендәге коттеджда яши - ТИ). Ә концертларда барысы да үзебезнеке. Кайда гына - Чувашиядәме, Латвиядәме булсаң да, бөтен халык үзебезнеке. Мин үземне халык җырчысы дип уйлым. Минем украин телендә дә җырлар бар, румын телендә җырлар язабыз, хәзер казах телендә язарга планлаштырабыз. Казахстанда үзебезнеке дисәләр, бик тә әйбәт була.

“Европа җырчыларын тыңларга яратам”

- Үзегез кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз?

- Әнвәр Нургалиев, Фирдүс Тямаев. Татарстанга беренче килгән вакытларда Фирдүс Тямаев бик тә ярдәм итте, ул мине утыртып, аңлатып, сабак бирде. Соңыннан инде Гүзәл Уразова белән танышып киттек. Капыл гына искә төшерә алмыйм. Һәрбер артист белән кызык кына танышу булды. Кайсы артислар белән аралашам, аларның дисклары минем машинада, шуларның җырларын тыңлыйм. Дөресен әйткәндә, үпкәләмәсеннәр, мин, нигездә, Европа җырларын тыңлыйм. Чөнки аларда сыйфат, алардан өйрәнеп була.

Мин үзем, русча әйткәндә, “улетевший музыкант” бит. Хәтта үзем нота белмәсәм дә. Студиядә яшәргә әзермен. Мин шул хәтле студияне яратам, башымны югалтам. Җыр язганда, илһамланып китеп, рәхәтләнеп, студиягә дусларымны чакырам. Аларны чакырам, үзем чыкмыйм, иң мөһиме - студиядә булу. Мин Европаны тыңларга яратам, алардан аз-маз нидер өйрәнеп алырга - нинди стиль, нинди юнәлеш. Ә безнең эстрадага килгәндә, эләккәндә тыңлыйм. Әле генә әйтеп киттем - Әнвәр, Фирдүс, Гүзәл Уразова, ләкин, нигездә, Европа.

Кукмара районындагы конфликт турында: “Кем булсаң да, кеше бул”

- Фирдүс Тямаев та күптән түгел генә мәдәният йортларына кагылышлы темага интервью биргән иде. Ул әйткән иде - кайбер районнарга мин хәтта бармаска да әзер, чөнки аларда җитәкчеләр билет алмыйча кереп утыралар. Сезнең дә Кукмара районында мәдәният йорты җитәкчелеге белән конфликт булган иде. Мәдәният йорты җитәкчеләре тарафыннан нинди ошамый торган күренешләр бар?

- Андый районнар була. Яңарак кына булды андый хәл. Мин үзем аңлап җиткермим, минем үземнең ул эштә эшләгәнем юк. Мин үзем административ эшләргә кысылмыйм. Мин гел әйтәм, дуслар, миңа тимәгез, мин музыка язам, мин сәхнәгә чыгам, җырлыйм, ә административ эш белән миңа килмәгез дим. Чөнки һәр кешенең үз эше, мин, рәхәтләнеп, музыка язам. Ләкин андый хәлләр була. Яңарак кына бер районда шулай булды.

Мин үзем аптырап куям, шундый эштә утыралар, артистлар белән күрешәләр, әллә нинди кыенлыкта юк, кирпеч ташыйсы түгел бит. 90 еллардагы “братоклар” кебек, куллары тырпайган, автомат кына тоттырасы бар кулларына... Бары тик килешеп эшләргә генә кирәк, ә юк, әллә ничек кенә килеп чыга.

Аллага шөкер , мин административ эшләр белән булышмыйм, мин музыка язам. Халыкка музыка язам, җырлыйм, аларның йөрәкләрен кытыклатып алам. Бары тик яхшылап аралышырга гына кирәк.

Иң әйбәт әйтем - кем булсаң да, кеше бул. Бөтен җиргә дә килешеп тора. Кешене аңларга кирәк, бер шартка килешенгән икән, аны үзгәртмәскә, үзгәрткән очракта да әйтергә кирәк. Мин гел әйтәм, кем булсаң да, кеше бул. Бу - мәңгелек цитата. Аңламый икән, андый кешене алырга кирәк. Бу бит мәдәният эше. Сүзе үк шундый – культура өлкәсе. Культуралы, гади, яхшы кешеләр булырга тиеш.

- Еш күренешме бу?

- Еш түгел, ләкин араларында бар. Безнең республикада бик күп районнар, илле – алтмыш, алар арасында бер – ике була инде.

- Татарстандамы, Башкортстандамы?

- Монда да була, Башкортстанда да була, һәрбер якта була инде, бу - нормаль күренеш һәм аны шулай кабул итәргә кирәк. Һәрбер эштә дә шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыга.

“Минем кыз ул – музыка”

- Популяр кешеләрнең шәхси тормышын тикшерүгә сез ияләнгәнсездер инде. Сезне әллә ничә кызга өйләндереп бетерделәр. Мин дә шул сорауны бирим инде, өйләнергә җыенасызмы?

- Өйләнү турында, әлбәттә, уйлыйм. Планнар корам, балалар кирәк, кемнедер бу тормышка өйрәтергә кирәк бит. Менә вакыт килеп җитеп бара ахыры, чөнки балалар күрсәм, шундый сөенәм, аларга нидер өйрәтәсем килә. Әлбәттә, гаилә корырга, планнар бар балалар үстерергә һәм нормаль кеше сыман яшәргә. Кайчан булачагын тормыш күрсәтер, йөрәкне белеп булмый бит.

- Иң мөһим сорау - очрашып йөргән кызың бармы?

- Минем кыз ул - музыка. Миңа, мөгаен, бер кыз да түзеп тора алмас. Тагын да әйтәм көне-төне музыка. Аны күрергә кирәк. Аны әйтеп кенә аңламыйлар. Көн дә студиядә, гастрольләр, ә кайсы арада кыз? Музыканы кочаклыйм да йокларга ятам, музыка белән уянасың. Кызлар илһамландыра инде ул, алар булмаса, музыка да булмас иде.

Планнар: халык җырлары һәм румын җырлары заманча стильдә

- Җырчыларның моңы булырга тиеш, дип әйтәләр. Татарларда да, башкортларда да шундый сүзләрне әйткәннәрен ишетергә туры килә. Сездән дә моңлы җырлар көтмиләрме? Җырчы икән, ул баянга, курайга җырларга тиеш. “Ашказарны, “Тәфтиләүне дип әйткәннәре юкмы? 

- Планнар бар инде. Мин үзем курайда уйныйм. Борынгы халык җырын азрак заманчарак итеп эшләрга план бар. Аны шундый ук темпта, моңлы итеп калдырып, яңартып җыр эшләргә планнар бар. Үзебезнең курайны яңа стильдә күрсәтергә планнар бар. Шулай ук озын көйләрне генә түгел, яңа фишкалар, яңа стиль белән курайда эшләп карыйсым килә. Минем стильне беләсез - элекке җырларны яңартып, җырлыйм.

- Якын арада нинди җырларны ишетә алачакбыз?

- Май ялларында румын телендә җырны эшләп бетерәбез һәм шул ук вакытта “Уфтанма” җырын яңартып эшлибез. Әлеге вакытта беренче планда шушы җырлар.

- Күп журналистларга интервью биргәнегез бар, Сез көткән нинди сорауны бирмиләр?

- Минемчә, бөтен сорауларны да сорап бетерделәр бугай.

“Бергә булуыгыз өчен рәхмәт!”

- “Татар–информ” укучыларына нәрсә әйтер идегез?

- Татар-информ укучыларына мин, нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, әйбәт кешеләр булып калуларын телим. Эшегез уңсын, эш уңсын өчен, күп эшләргә кирәк, әлбәттә, тырышырга кирәк. Нинди генә дәрәҗәле кеше булсагыз да, әйбәт кеше булып калыгыз. Саулык, исәнлек телим, гел елмаеп яшәгез, безнең җырларны тыңлагыз һәм авырмагыз. Рәхмәт чакырганыгыз өчен, рәхмәт бергә булганыгыз өчен. Сезнең белән Элвин Грей. Фирдүс Тямаев кебек әйтсәк, Иван Гәрәй. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100