news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Юлъякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен алуы турында таныклык бирелгән

Җырчы таныклыкны Башкортстан башлыгы кулыннан кабул итеп алган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). "Татар-информ" элегрәк Башкорт эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшинның Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булуы турында язган иде. Бүген Уфада популяр башкаручы Радик Юлъякшинга (псевдонимы Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеме алуы турында таныклык тапшырылган. Таныклыкны җырчы Башкортстан башлыгы кулыннан кабул итеп алган. Радик, җавап сүзе итеп, республика җитәкчелегенә рәхмәтен башкорт телендә җиткергән. Җырчы белдерүенчә, ул әле иҗат юлының башында гына басып тора. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

«Кадерлеләрем, рәхмәт! Бу бүләк – безнең уртак уңышыбыз! Бергә булган өчен рәхмәт!» — дип язган җырчы бүләкләүдән соң узенең Инстаграм  битендә. Җанатарлар аны котлый һәм тагын да яңа үрләр яулавын тели. Бу сәгатькә әлеге битне 14 меңнән артык кеше караган.

Бу көннәрдә артист актив чыгыш ясый, иртәгә аның яңа концерт туры башлана. Исемлектә Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Омск, Сургут һәм башка шәһәрләр бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot