news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Юлъякшин: Заманча музыка яшьләрдә татар, башкорт теленә кызыксыну уята ала

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы заманча музыка аша телгә кызыксыну уятуны үз проектының иң мөһиме өлеше дип саный.

Радик Юлъякшин: Заманча музыка яшьләрдә татар, башкорт теленә кызыксыну уята ала
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татар-башкорт музыкасы заманча стильдә булган очракта, ул яшьләрдә телне саклап калырга мөмкинлек бирә. Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

“Радик, рәхмәт сиңа, мин үземнең улымны-кызымны татар, башкорт теленә өйрәтә алмый идем, синең җырларны тыңлап, кызыксына башладылар. Телне өйрәнә башладылар, нәрсә дип әйтте, нәрсә дип җырлады”, - дип, әниләр концертта килеп әйтәләр. Эшебез бушка булмагач, шулхәтле рәхәт. Бу - безнең проектта иң мөһиме”, - диде Радик Юлъякшин.

Җырчы әйтүенчә, аның концертларына 3 яшьтән 80 яшькә кадәрге тамашачылар килә.

“Минем уйлавымча, безгә заманча проектлар бик кирәк, телдән оялмасыннар. Нишләп безнең телдә бөтен урамга яңгыратып җырлар куймыйлар? Минемчә, яшьләр ояла. Телдән түгел, стильдән. Ә без шундый стильдә эшлибез - җырларның рус эстрадасыннан аермасы булмасын. Мәсәлән, русча җыр тыңлаганнан соң, татарчаны куйгач, аңламый да калсыннар, европача музыка дип тыңласыннар”, - диде ул.

Радик Юлъякшин фикеренчә, татар, башкорт җырын чит илләрдә дә тыңларлык стильдә башкарырга кирәк. “Популяр хитларны бөтен кеше белә, ә телне беркем дә белми. Безнең телдәге җырларны да чит илләрдә дә тыңлый алалар. Иң мөһиме - музыка сыйфатлы булырга тиеш”, - дип белдерде ул.

Җырчы белән интервьюны “Татар-информ” сайтында укырга мөмкин булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100