«Блогер укытучылар укучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга дөреслеккә туры килгән әһәмиятле мәгълүматны җиткерә. Яңалыклар, закон проектлары чыкса, укытучыларга карата ниндидер карарлар кабул ителсә, шуларны тиз арада нечкәлекләрен ачыклап җиткерәләр. Ягъни, укытучының эше хәзер мәктәп, сыйныф эчендә генә калмый, менә шулай киң даирәгә чыга.
Үз тормышы, хоббилары турында сөйләүче укытучылар да бар. Аларның массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә булуы – укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыра. Укытучы шундый актив, заманча кеше икән дип, бәлки, укытучы булырга теләүчеләр артыр. Әйтик, укытучы берәр спорт төре белән шөгыльләнүен күрсәтә икән, киләчәктә берәр спортчы тууга «орлык» салуы да ихтимал. Кыскасы, бер яктан, блогерлык заманча укытучы позициясен ныгыта, икенче яктан, укучыларны файдалы, уңай мәгълүмат белән тәрбияли ала», – ди ул.
Форум турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлнар Гарифуллина язмасында укый аласыз.