news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Вахитов: Татар һәм үзбәк теле төрки телләр булу безнең халыкларны берләштерә

Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортында үзбәк халкының туган тел бәйрәме узды.

Радик Вахитов: Татар һәм үзбәк теле төрки телләр булу безнең халыкларны берләштерә
Владимир Васильев

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов фикеренчә, татар һәм үзбәк телләренең төрки телләр төркеменә каравы бу халыкларны берләштерә. Бу хакта ул Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортында узган үзбәк теле көнендә әйтте.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов Үзбәкстанның дәүләт теле көне белән котлады. «Татар һәм үзбәк телләренең төрки телләр төркеменә каравы безне берләштерә. Россия белән Үзбәкстан дуслыгын саклап килә. Ул элемтә регионара дәрәҗәдә үсеш ала. Пандемия үсешне вакытлыча туктатты, әлбәттә», — дип сөйләде ул.

Радик Вахитов Казанның югары уку йортларында дүрт меңнән артык үзбәк яшьләренең белем алуын да өстәп әйтте.

«1989 елның 21 октябрендә Үзбәкстанда дәүләт теле турындагы закон кабул ителде. Халык күп гасырлар дәвамында шул турыда хыялланды. Ул бәйсезлеккә беренче адым иде. Документ нигезендә үзбәк теле ныклы хокукый нигез һәм статус алды. Үзбәкстан яңа үсешкә „милли яңарыштан — милли прогресска“ дигән принцип белән бара», — дип сөйләде Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев.

Генераль консул чит илләрдә үзбәк теленә кызыксыну артуны да ассызыклап үтте. Глобализация чорында һәр милләтнең мәдәниятен, кыйммәтләрен, туган телен саклауга зур игътибар бирүен әйтеп узды.

Кичәдә үзбәк телендә башкарылган җырлар яңгырады, милли биюләр башкарылды.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова фикеренчә, үзбәк теле дөньядагы әдәби матур яңгырый торган телләрнең берсе. «Минем балачагым, яшьлегем Ташкентта узды. Андагы кебек ихлас, шәфкатьле халыкны күргәнем юк», — дип сөйләде ул һәм үзбәк телендә шигырь укыды.



Галерея: Татарстан халыкларының Дуслык йортында үзбәк теле көненнән репортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100