news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Шәймиев "Рубин" футбол клубының яңа президенты итеп сайланды

Бүген клубның Попечительләр советы утырышында Илсур Метшинның әлеге вазифаны калдырып китүе билгеле булды.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол клубының яңа президенты итеп Радик Шәймиев сайланды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә узган клубның күзәтү советы утырышында шундый карар кабул ителгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән клубның рәсми сайты хәбәр итә.

Утырыштагы төп мәсьәлә – яңа президент кандидатурасын карау булган, диелә. Күзәтү советы әгъзалары бертавыштан "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев кандидатурасын хуплап чыккан.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның "Рубин" футбол клубы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Попечительләр советы утырышын уздырды. Аның эшендә сезонга нәтиҗәләр ясалды, "Рубин"ның киләчәктә үсеш юллары барланды. Утырышта Илсур Метшинның клуб президенты вазифасын калдыруы, ә идарә һәм финанс мәсьәләләре тулысынча "ТАИФ" компанияләре карамагына күчүе билгеле булды.

52 яшьлек Радик Шәймиев – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның кече улы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100