news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Шәймиев: Корбан Бердыев белән килешә алуыбызга шатмын

"Рубин” футбол клубы президенты уртак тырышлык булганда лидерлар сафына күтәрелеп булуына ышана.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). “Рубин” футбол клубы Корбан Бердыев белән принципиаль килешүгә килгәннән соң клуб президенты Радик шәймиев үз фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерә.
 
“Корбан Бердыев һәм аның тренерлар штабының Казанга кайтуы һәм килешә алуыбызга шатмын. Сүз дә юк, уртак тырышлык булганда гына без Россия чемпионатында лидерлар сафына күтәреләһәм Европа турнирларында уңышлы уеннар уздыра алачакбыз”, – диде Радик Шәймиев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot