news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салиховның хатыны: Башка өлкә кешесе белән гаилә коруны күз алдына китерә алмыйм

Радик Салиховның хатыны: Башка өлкә кешесе белән гаилә коруны күз алдына китерә алмыйм
Туры эфирдан скриншот

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонына тормыш иптәше Лилия һәм кызлары Әминә белән килде.

Әти-әниләре тарихчылар булган Әминә үзе дә бу өлкә белән кызыксынуын әйтте. Мәктәптә гаилә тарихы турындагы докладлар белән чыгыш ясый икән. «Өйдә бик зур шәҗәрә эленеп тора. Мин аны өйрәнәм», – диде ул.

Радик Салихов бу шәҗәрәнең XII гасырга барып тоташуын әйтте. «Нигездә XVII-XVIII гасыр. Шәҗәрәдә укытучылар, дин вәкилләре, эшмәкәрләр династияләре бар. Шәҗәрәне махсус балалар өчен ясадык», – диде ул.

Гаилә тормышта да, өйдә дә бергә булулары турындагы сорауга җавап бирде.

«Дөресен әйткәндә, эш белән гаилә тормышын бик аермыйбыз да. Тарих фәне безнең өчен яшәү рәвеше кебек. Әминә 1,5 яшеннән безнең белән командировкаларга, экспедицияләргә йөрде. Ул минем белән Уфа, Оренбург архивларына да барды. Башка өлкә кешесе белән гаилә коруны мин күз алдына да китерә алмыйм. Без бер-беребезне тоябыз, беләбез, аңлыйбыз. Без эш кысаларында таныштык та», – дип сөйләде ул.

Радик Салихов өйдә һәрвакыт профессиональ фикер алышулар булуын әйтте. «Галимнәр арасында һәрвакыт конкуренция бар. Өйдә төрле тарихи мәсьәлә буенча көтмәгәндә генә дискуссияләр килеп чыгарга мөмкин. Без яңа чыккан мәкаләләр, китаплар, конференцияләр турында еш фикер алышабыз. Шулай да Лилиягә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең 2 яшьлек Фатыйма кызыбыз да бар. Лилия фәнни хезмәттән кала, тарихны популярлаштыру буенча аккаунтлар алып бара, балаларны да тәрбияли. Гаилә традицияләренә килгәндә, туганнар белән җыелырга яратабыз, бәйрәмнәрне гаилә белән үткәрәбез», – диде ул.

«Фикер алышуларга килгәндә, без бит татар гаиләсе, бездә хатын-кыз юл бирергә тиеш дигән тәртип», – дип өстәде тормыш иптәше.

  • Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды.
  • 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100