news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов: Татарстан – бөек Россиянең йөрәге

Татарстан – ул нигез, «бөек Россиянең йөрәге». Бу фикерне «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов әйтте.

«Бу бөтен нәрсәдә чагыла: икътисад үсешендә, бездә булган милләтара мөнәсәбәтләрдә, конфессияара тотрыклылыкта һәм әлбәттә, халыклар дуслыгында. Безнең республикада кешенең иҗади потенциалын ачу өчен барлык шартлар булуда да. Без хәзер үзебездә туган телнең ничек яңарганын күрәбез, һәм бу татар теле генә түгел. Рус телен һәм башка халыкларның телләрен өйрәнүгә зур игътибар [бирелә]», – диде Салихов.

Нәкъ шуңа күрә дә һәр гражданинга сайлау участогына килеп үз тавышын бирергә кирәк. Радик Салихов сүзләренчә, ул үзе «гадәти гаилә бәхете», тынычлык, икътисадның чәчәк атуы һәм Татарстан үсеше өчен тавыш биргән. Бергәләп сайлауларга йөрү – гаиләнең бер традициясе. Шулай ук башкасы да бар, мәсәлән үз халкыңны тарихын өйрәнү.

«Традицияләр бөтен җирдә булырга тиеш. Алар оешмаларда, архивларда, гомумреспублика традицияләрендә. Һәм әлбәттә инде һәр гаиләнең үз архивы да булырга тиеш. Чөнки ата-бабаларыбыз кылган гамәлләрне буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Илнең иҗади тарихы – һәр гаиләнең тарихы дип әйтәләр бит», – диде тарих институты директоры.

Эфирда ул үзенең ата-бабалары турында сөйләде, аларның күбесе педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Нәселнең беренче вәкилләре XIX гасырда ук барлыкка килгән. Тулаем алганда, Салиховлар гаиләсенең 500 еллык педагогик стажы бар.

Радик Салихов гаиләсенең буыннан-буынга күчеп килгән, совет чорыннан калган дәүләт бүләкләрен, шул исәптән Мамадыш педагогия училищесы директоры булган әбисенә 1951 елда тапшырылган Ленин орденын да күрсәтте.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты, ә көндезге өчкә 48,7 проценты тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100