news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов: Татар җиреннән чыгучылар һәрвакыт яу кырында аерылып торган

ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, татар җирлегеннән чыгучылар һәрвакыт сугышларда аерылып торган. Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында сөйләде.

Ул күп кенә Җиңү маршалларының татар җирлегеннән чыгучыларның яуда аерылып торуы турында сөйләгәнен искәртте.

«Бөтен дөнья Муса Җәлил батырлыгын белә, Гази Заһитов, Мәгубә Сыртланова батырлыкларын барыбыз да беләбез. Безнең республикадан чыккан, үзләрен күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исемен алган башкалар да бар. Мәсәлән, Фатыйх Шәрипов 1943 елның көзендә танк ротасы белән булган, хәрби машиналарга «Колхозник Татарии» дип язылган булган. Бу рота өчен танклар гади кешеләр хисабыннан сатып алынган, Днепрга барганнар, плацдармны яулап алганнар һәм өч тәүлек дәвамында дошманга каршы тора алганнар. Яу Киев астында булган, бу каһарманлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән», – диде Салихов.

Якташларыбызның батырлыгы турында күп сөйләргә була, диде ул. Батырлыклар күп эшләнгән – 161 татар Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исемен алган, дип ассызыклады Тарих институты директоры.

«Барлык бәрелешләрдә татарлар батырлык күрсәткән – 1941 елдан башлап. Мәскәүне саклаганда да, Сталинград сугышында да, Курск дугасында да», – диде Салихов.

Ул, шулай ук, Татарстанның исемле батальоннарының да даны чыкканын искәртте. «Аларның хәрби юлы мактаулы. Анда яу кырында бу батальоннар – безнең тарихның, Ватаныбызның өлеше. «Алга» – борынгы чорлардан төрки хәрбиләрнең хәрби кушаматы. «Батыр» – төрки атама, баһадир, батыр дигәнне аңлата. «Тимер» – бөгеп булмаслык, тимер кеше», – дип уртаклашты тарихчы.

Салихов якташларның хәтерен мәңгеләштерү өчен күп эш башкарылганын сөйләде. «Вуз фәнни оешмалары, җәмәгатьчелек яңа геройларны ачыклау буенча зур эш башкара. Хәтер китабы – Ватан иреге өчен гомерен биргәннәрнең исемнәре тупланган китап. Шул ук вакытта исемсез геройлар да күп. Аларның исемен мәңгеләштерү эше бара, бу эш тагын озак еллар дәвам итәчәк», – диде Радик Салихов.

Ул Бөек Ватан сугышы елларында, бүгенге кебек үк, кешеләр берләшеп, техникага акча җыйганнарын әйтте. Мәсәлән, «Колхозник Татарии» колоннасына 200 млн сумга якын акча җыелган.

«Бу солдатларыбызның сугышчан рухын ныгытуга һәм Җиңүгә өлеш». – дип ассызыклады Тарих институты директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100