news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов: Казан каймасы төзелешен аерым шәхесләрнең язмышы аша өйрәнергә кирәк 

Бөек Ватан сугышы чорында Казан каймасы төзелеше - халык хезмәте батырлыгының үрнәге, ди тарихчы.

Радик Салихов: Казан каймасы төзелешен аерым шәхесләрнең язмышы аша өйрәнергә кирәк 

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, Казан каймасы төзелешенә бәйле цифрлар билгеләнгән, хәзер аны аерым шәхесләрнең язмышы аша өйрәнергә кирәк. 

«Саннар бар, гомуми сурәтне беләбез. Хәзер без шәхси язмышларны барларга тырышабыз. Ул вакытны аерым шәхесләрнең язмышы аша өйрәнергә кирәк. Студентларга да ул тема кызыклы. Шәхси мисаллар аша ул теманы ачарга тырышалар. Анда бит гап-гади кешеләр катнашкан. Бу төзелеш - халык хезмәте батырлыгының үрнәге", - дип сөйләде ул. 

Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Чувашия һәм Татарстан галимнәре Бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сура оборона чиге төзелеше турында фикер алышты. Оборона чикләре төзелеше тәмамлануга быел 80 ел булды. 

Татарстанда һәм Чувашиядә 29 мартта оборона чиген төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган «Тылдагы батырлык» дигән Төбәкара патриотик марафон башланган иде. Ул фәнни-гамәли конференция белән төгәлләнде. 

Радик Салихов фикеренчә, ул тема бүгенгә кадәр җентекләп өйрәнелмәгән. 

«Оборона чиге Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Спас районнары территориясеннән узган. Кайбыч, Апас районнарында сакланган урыннары бар. Ул урынны өйрәнү буенча Кайбыч районында зур эш алып баралар. Анда өч метрлы траншея һәм өч метрлы вал сакланган", - диде ул.

1941 елның октябрь аенда Казанны һәм якын-тирә территорияләрне немец-фашист гаскәрләреннән саклау максатыннан «Казан каймасы» төзелә башлый. Төзелеш 1942 елның февраль аенда тәмамлана. Аның гомуми озынлыгы 331 километр булган. 1941 нче елның 15 декабрендә төзелештә иң күп кеше – 107 мең эшче теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100