news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов: Безнең тарихи хәтер Себер, Касыйм һәм Кырым ханлыкларында да саклана

Тарих институтында XVII гасыр башы елъязмачысы Кадыйргали бәк хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган халыкара фәнни конференция бара.

Радик Салихов: Безнең тарихи хәтер Себер, Касыйм һәм Кырым ханлыкларында да саклана
Радик Салихов
Владимир Васильев

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов татарның тарихи хәтере Казан ханлыгы белән генә чикләнмичә, Себер, Касыйм һәм Кырым ханлыкларында да саклануын белдерде.

«Казан, Касыйм, Кырым һәм Себер ханлыклары генетик яктан бәйле дәүләтләр булган. Аларның берсен калганнарыннан башка күз алдына да китереп булмый. Алар белән бәйле чыганакларны өйрәнү һәм дөрес аңлау безнең өчен бик мөһим. Безнең тарихи хәтер Казан ханлыгы белән генә чикләнмичә, Себер, Касыйм һәм Кырым ханлыкларында да саклана», - диде Радик Салихов «Касыйм ханлыгыннан караш. Кадыйргали бәк: төрки-татар тарихы» дигән темага оештырылган халыкара фәнни конференциядә.

Фото: © Владимир Васильев

Бүген Тарих институтында XVII гасыр башы елъязмачысы Кадыйргали бәк хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган фәнни конференция бара. Әлеге чарада Кадыйргали бәкнең «Җәмигы әт-Тәварих» (Елъязмалар җыентыгы) китабы тәкъдим ителде. Басманы Иоган Гутенберг исемендәге университетның (Майнц, Германия) фәнни хезмәткәре Рысбек Алимов рус теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Фәнни җәмәгатьчелеккә шулай Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Зәмзәмия Хисамиеваның «Кадыйргали бәкнең дастаннар теле» китабы да тәкъдим ителде.

Фото: © Владимир Васильев

Радик Салихов сүзләренчә, бүгенге конференция татар тарихының катлаулы проблемаларын өйрәнүдә тарихчыларны, тел белгечләрен һәм музей хезмәткәрләрен берләштерергә ярдәм итә.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100