Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радик Салихов: Алтын Урда чоры һәйкәлләре – Россия халыкларының уртак мирасы
Казанда VII Халыкара Алтын Урда форумы уза.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов Алтын Урда чоры һәйкәлләрен Россия халыкларының уртак тарихи һәм әдәби мирасы, дип атады.
«Алтын Урда мирасын күп милләтле дәүләтебезнең уртак мирасы буларак саклау турында сөйләшү - мөһим эш. Борынгы мәчетләр, төрбәләр кебек изге урыннарны милли «фатирларга» таралуына юл куярга ярамый, чөнки бу объектлар татар белән башкортныкы гына түгел, ә гомумроссия мәдәни һәм тарихи мирасының аерылгысыз өлеше. Аның ил бердәмлегенә эшләве мөһим», - диде Радик Салихов VII Халыкара Алтын Урда форумының пленар утырышында.
Галим сүзләренчә, идеологик оппонентлар публицистика форматында Алтын Урданы варвар, кан койгыч, талаулар һәм хәрби походлар белән генә яшәгән дәүләт итеп күрсәтергә тырыша. «Алар Евразиядәге иң зур державаның бөек иҗади, мәдәни, гуманистик потенциалын сизмәскә тырышалар», - диде галим.
Радик Салихов Халыкара Алтын Урда форумын тарихи дөреслекне күрсәтергә, күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итә, дип исәпли. 2009 елда оешкан халыкара фәнни чара ике елга бер уздырыла. Быелгысы, ягъни җиденчесе, 14-16 декабрьдә Тарих институтында бара. Төп тема буларак Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләнгән.
VII Халыкара Алтын Урда форумында катнашырга Россия төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Симферополь шәһәрләреннән тыш, Казахстан, Төркия, Израиль дәүләтләреннән дә Казанга галимнәр килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз