Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радик Салихов Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде
Тарих фәннәре докторы Радик Салихов институтта 1997 елдан бирле эшли.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Радик Салихов 2020-2025 елларга Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде. Бу хакта институтның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Тавышларны исәпләү нәтиҗәсендә, институт директоры итеп тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Радик Рим улы Салихов билгеләнде. Аның өчен 68 тавыш бирелгән», - диелә хәбәрдә.
Тарих фәннәре докторы Радик Салихов институтта 1997 елдан бирле эшли. 2011 елдан директор урынбасары булып эшләде.
Җәй көне массакүләм мәгълүмат чараларында Мәрҗани исемендәге Тарих институтын ябарга җыенулары турында мәгълүмат чыккан иде. Соңрак «Татар-информ» бу мәгълүматның дөрес булмавын хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз