news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Салихов: Халыкта нәсел агачларын барлау буенча зур хәрәкәт күзәтелә

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, хәзер халыкта нәсел агачларын барлау буенча зур, масштаблы хәрәкәт күзәтелә. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

«Кешеләр ата-бабалары турында мәгълүмат барлый. Бу эш фәнни-документаль, тарихи нигездә бара. Татарстан архивлары нәселне тирәнрәк белү өчен документлар тәкъдим итә. Тагын да тирәнтен өйрәнергә теләгән кешеләр Мәскәүгә Россиянең борынгы актлар архивына борынгы документларны сорап мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Радик Салихов фикеренчә, нәселне өйрәнү практик мәгънәгә дә ия. Башка гаиләләр белән элемтәләр кору, милек характерындагы сорауларны хәл итү ягыннан да әһәмиятен билгеләп үтте. «Еш кына шәҗәрәгә карап, теге яки бу җир милекчесе ачыкланган. Шәҗәрәләр бишенче, алтынчы буын вәкилләренә милеккә хокукны расларга булышкан очраклар бар. Шәҗәрә – халык төзегән документ ул. Халык тарихы нигезендә шәҗәрә ята», – дип әйтте институт директоры.

«Татарстанда халыкның шәҗәрә төзүдә активлыгы сизелә. Шәҗәрә форумнарыннан да күренә бу. Бу бәйрәмдә дә күп кеше катнашуы нәсел тамырларына кызыксыну зур булуын дәлилли. Күпләр шәҗәрә төзү методикасын белми, мондый бәйрәмнәр генеалог белгечләр ярдәме белән кешеләргә методиканы өйрәнергә, архивларда документлар белән эшләргә өйрәтә. Халык үз гаиләсе тарихы аша гомум тарихны яза», – диде Радик Салихов.

news_right_1
news_right_2
news_bot