news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Сәлахов икенче ел рәттән Питрау абсолют батыры калды

Радик Сәлахов икенче ел рәттән Питрау абсолют батыры калды

Радик Сәлахов баллар буенча 1:0 исәбе белән Булат Мусинны җиңде һәм Питрау абсолют батыры калды.

Быел абсолют батырга 120 килограммлы тәкә һәм Lada Largus машинасы бүләк ителде. Узган елны машина булмаган иде. Радик Сәлаховтан бүләккә машина булмаса да, көрәшер идеме дип сорадым. "Әлбәттә, килер идем, чөнки бу быел соңгы зур Сабантуй", - диде җиңүче.

Үз үлчәмендә Радик Сәлахов икенче урында Раил Нургалиевны калдырды. Шулай ук алар белән 100кг югары үлчәмдә Федераль Сабантуй абсолют батыры Сергей Павлик көрәште. Аны Раил Нургалиев отты.

  • Көрәш таңга кадәр барды. Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме кичке дүрттән иртәнге дүрткә кадәр дәвам итте.
news_right_1
news_right_2
news_bot