news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Радик Сабиров яшь язучыларның мәгълүмат базасын булдыру кирәклеген әйтте

“Идел” журналының баш мөхәррире "Яшь язучылар берлеге" оештыру тәкъдименә ачыклык кертте.

Радик Сабиров яшь язучыларның мәгълүмат базасын булдыру кирәклеген әйтте
Расих Фасхутдинов

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иҗатчы татар яшьләре турында мәгълүмат базасы булдырырга кирәк. “Идел” яшьләр журналының баш мөхәррире Радик Сабиров кичекмәстән шушы эш белән шөгыльләнә башларга уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләште.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучылар иҗатын тикшерүгә багышланган утырышта “Идел”  журналының баш мөхәррире Радик Сабиров Яшь язучылар берлеге оештыру тәкъдиме белән чыкты. Ә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов беркайчан да моңа юл куймаячагын әйтте.

Радик Сабиров үзенең рәсми орган булган Берлекне күздә тотмавын, ә бары тик иҗат белән шөгыльләнгән яшьләрнең мәгълүмат базасын булдыру турында гына сүз барганлыгын әйтә. “Мин бүгенге яшьләрнең берләшү теләге булмауга аптырыйм. Ничектер алар белән тыгызрак элемтәләр барлыкка китерергә иде. Бәлки социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырыргадыр. Әсәрләрне шунда урнаштырып, фикер алышулар оештырылыр иде, шунда ук өлкән язучылар аларга киңәшләр бирер иде”, - ди Радик Сабиров. Ул яшь язучыларның китапларын чыгару мәсьәләсендә дә актив эшләргә кирәклеген әйтә.

“Идел” – 1989 елдан бирле чыгып килүче яшьләр журналы. 2014 елдан журналга спорт журналисты буларак танылган Радик Сабиров мөхәррирлек итә.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100