news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Сабиров: Татарстанда сәләтле балалар өчен полилингваль гимназияләр төзергә кирәк

Актанышта кебек, Татарстанның кайбер зоналарында шундый гимназияләрне төзергә кирәк, - ди "Идел" журналының баш мөхәррире.

Радик Сабиров: Татарстанда сәләтле балалар өчен полилингваль гимназияләр төзергә кирәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Радик Сабиров Татарстанның кайбер төбәкләрендә сәләтле балалар өчен полилингваль мәктәпләр төзергә тәкъдим итә. "Идел" журналының баш мөхәррире бу хакта бүген Болгар радиосында узган сәяси әңгәмә вакытында әйтте.

Әңгәмә Фаил Гыймадовның "Татар мәйдәны" тапшыруы кысаларында узды.

"Татарстанның һәрбер районында булмаса да, Республиканың кайбер зоналарында шундый гимназияләрне төзергә кирәк. Иң акыллы балаларны җыя торган полилингваль гимназияләр булса, ничек яхшы булыр иде", - диде Радик Сабиров.

"Күптән түгел генә мин Актаныш районында, сәләтле балалар өчен гимназиядә булып кайттып. Анда балалар хәтта Мәскәүдән дә килеп укыйлар", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100