news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Сабиров: Пандемия вакытында «Шәһри Казан»ны укучылар артты

Әбүнәчеләр саны артуда пиар эшләрен алып бару һәм газетаның эчтәлеген үзгәртү зур роль уйнагандыр, ди газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.

Радик Сабиров: Пандемия вакытында «Шәһри Казан»ны укучылар артты
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Узган елны пандемия чорында «Шәһри Казан» газетасына язылучылар 10 процентка арткан.

«Уку культурасы бетеп бара. Узган ел язгы язылу кампаниясендә борчылган идек. Шулай да пандемия вакытында укучылар саны 10 процентка артты. Бүгенге көндә газетабызның гомуми тиражы 5,4 мең данә. Монда пиар эшләрен алып бару да зур роль уйнагандыр», — диде «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, укучылар саны арту газетаның эчтәлеге үзгәрүгә дә бәйле булырга мөмкин.

«Газетабызның эчтәлеген дә үзгәрттек. „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте безгә халыкчан газета булдыру максатын куйды. Авыл турында язасыңмы, шәһәр турындамы — анысы мөһим түгел. Ул кеше яратып укый торган булырга тиеш. Бәлки шуңа күрә дә укучыларыбыз арткандыр», — дип сөйләде баш мөхәррир.

Элегрәк «Татар-информ» «Шәһри Казан» газетасын метро станцияләрендә кулдан сата башлаулары турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100