news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Сабиров: Мин гел әйтә киләм: безнең татар – укый торган кеше ул

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров почта эшчәнлегенә карата фикерен белдерде.

Радик Сабиров: Мин гел әйтә киләм: безнең татар – укый торган кеше ул
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ел ахырында канәгать калдым, чөнки узган елгы белән чагыштырганда безнең язылу 18,8 процентка артты. Алай гына да түгел, реаль саннар күбрәк, чөнки хөкүмәт ярдәме, Телләр комиссиясенең китапханәләргә яздыруы бар иде, ә быел ул юк. Чынлап торып, тираж якынча 25 процентка арткан.

Иң уңышлы вакыты сентябрь, октябрь айлары булды. Аннары ноябрьдә бераз гына борчыла башладык, беренчедән, авылларга чыгып булмады, салкыннар, бураннар китте. Дустанә эшләп килгән почта хезмәткәрләре дә: «Нигә йөрибез инде», – дип баш тарта башладылар. Ахыр чиктә алар үз эшләрен эшләде. Шул вакытта почтальоннар эшләреннән китә башлады. «Почтальон китте, нишләрбез инде, гәҗитсез калабыз», «Алдап яздырдыгыз» дигән кебек мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр дә килә башлады, ләкин, ахыр чиктә, проблемалар хәл ителде.

Шул вакытта без үзебезнең социаль челтәр сәхифәләрендә, шәхси аккаунтларда бик каты пиар-кампания эшен уздырып алдык. Аның нәтиҗәсе булды. Язылучы лидерлар арасында Балтач, Арча районнары. Алар елдан-ел шундый нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр.

Җомга санын «Язмыш» форматында бирә башладык. Моңарчы ул санны бөтенләй алдырмаган татар районнары бар иде: Актаныш, Азнакай. Инде анда да язылучыларыбыз артты. Моны пиар-кампания эшенең нәтиҗәсе дип аңлыйм мин. Без социаль челтәрләрдәге язылучылар санын да нәкъ шушы максат белән арттырабыз. Шунысы сөендерә: чит регионнарда да безнең язылучыларыбыз шактыйга артты. Бу – Оренбург, Марий Эл, Ижевск һәм Башкортстан якларында.

Почта хезмәткәрләре белән генә түгел, халыкның үзе белән дә турыдан-туры эшлибез. Мин үзем бусында 124 кешегә онлайн яздырып бирдем. Бер генә тискәре ягы бар. Ул адресларда почта хезмәткәрләре бармы икәнен белмибез. Газета чыга башлагач, «китермәделәр» дигән шикаятьләр була. Бу мәсьәләдә почта белән эшләп, аларга да китереп бирүне ясыйбыз.

Мин гел әйтә киләм: безнең татар – укый торган кеше ул. Безгә гел шалтыратып торалар. Чәршәмбе санындагы программаны җомга көненә күчердек. Кемнәрдер чәршәмбе санына гына язылган булып чыкты. Казандагы бер әби пыр туздырып: «Программа юк, хәзер мин яраткан «Шәһри»не алмыйча, программа карар өчен, башка газетага язылырга тиешме», – дип шалтырата. Самарадан берәү зур рәхмәтләрен җиткерде. Хәзер чәршәмбе саны 16 бит урынына 20 битлек булып чыга, ә җомга саны – 24 бит урынына 32 битлек булды. Шуны алалар да атна буена укыйлар.

Икенче яртылыкта нәрсәләр буласын фаразлый алмыйм. Почта эшләвенә дә барып тоташачак. Хәзер планканы бер күтәргәч, төшереп булмый. Ярты ел саен 10 процентка күтәрелеп бардык. Җомга саны 1500 экземплярга калган иде, хәзер 8 меңнән артып китте.

Язылуга газетаның эчтәлеге дә турыдан-туры йогынты ясый. Элеккеге форматта, «кичә Татарстан җитәкчесе шунда барып кайтты...» дип эшләсәк, ул беркемгә дә кызык түгел. Хәзер кеше язмышларын язабыз. Безнең арада да әллә нинди оста кешеләр, геройлар бар бит.

Укучылар өчен беренче чиратта – эчтәлек. Без ниндидер бүләкләр дә уйнатмыйбыз. Аннары почта хезмәткәрләре белән эшләргә тырышабыз. Узган җәй иң актив почта хезмәткәрләрен Казанга чакырдык. 40ка якын кеше килде. «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашу оештырылды, аларга рәхмәт хатлары тапшырылды, урамда концерт куйдык. Бу чара «Шәһри Казан. Язмыш»ның 2 еллыгына багышланган иде.

Язылу кампаниясе вакытында да почта хезмәткәрләре белән эш алып барабыз, аларда булырга тырышабыз. Хәзер үзләре дә: «Планым үтәлми, килегез», – дип чакырып торалар. Эшне дәвам итәргә генә кирәк, – ди ул.

Баш мөхәррирләрнең почта эшчәнлеге турындагы фикерләрен «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина туплады:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100