news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Исламов Балык Бистәсе районының яңа башлыгы итеп билгеләнде

Радик Исламов Татарстанның Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул әлеге муниципалитетның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән иде.

Чистай районының «Квест» компаниясе генераль директоры Радик Исламов кандидатурасын Балык Бистәсе район советының чираттан тыш утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

«Аның биографиясе уңышлы үсеш кичерә торган «Квест» предприятиесе белән бәйләнгән. Ул коллектив, бизнес-проектлар белән җитәкчелек итүдә, шул исәптән югары технологияле продукция җитештерү өлкәсендә зур тәҗрибә туплады», - диде Сәфәров.

Ул аның үзен җаваплы җитәкче буларак күрсәтүен искәртте. Исламов шулай ук зур җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Моннан тыш, Чистай шәһәр советына депутат итеп тә сайланды.

Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Илдар Таҗетдинов, башка эшкә күчү сәбәпле, муниципалитет җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot