news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Гайзатулллин: "Нефть бәясе 80 доллар һәм доллар курсы 41 сум булганда, безнең исәпләүләр буенча, бюджет югалту кичерми"

Татарстан Дәүләт Советында 2015 ел һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты проекты буенча фикер алыштылар

  (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Доллар бәясе үсүне исәпкә алганда, нефть бәясенең бүгенге дәрәҗәсе республика бюджеты өчен кискен түгел. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында 2015 ел һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында республика финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде.

Аерым алганда, Р. Гайзатуллин, нефть бәясе төшкәндә аның ТР бюджетына йогынтысы турында белдергәнчә, бәя төшү “Татнефть” өчен доллар курсы үсеше белән компенсацияләнә. “Нефть бәясе 80 доллар һәм доллар курсы 41 сум булганда, безнең исәпләүләр буенча, бюджет югалту кичерми”, - дип аңлатма бирде министр.

Гайзатуллин журналистларның сорауларына җавап биреп: "Киләчәктә нефть бәясе төшүе һәм доллар курсы үсеше республика икътисадына, гомумән, бюджетка тискәре йогынты ясарга мөмкин”, - диде. Министр белдергәнчә, бу проблема салымнары ТР консолидацияләнгән бюджеты кеременең 23-25 процентка якынын тәшкил иткән “Татнефть” һәм кече нефть компанияләре табышына гына кагылмый. “Киңрәк карау зарур. Тискәре вәгыять гомумән икътисадка һәм күп кенә предприятиеләргә йогынты ясаячак. Бу кече, эре бизнеска һәм, әлбәттә, республика бюджетына да кагыла”, - диде түрә.

Бюджетта керемнәр үсешен һәм аның дефицитын каплауны фаразлау җитештерү, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсе табышын арттыру белән бәйле, дип билгеләп үтте Гайзатуллин. Министр сүзләренә караганда, әгәр куелган шартлар кискенләшсә һәм фаразланган күрсәткечләргә ирешеп булмаса, икенче вариант та бар: “Республика Идел буе федераль округында һәм, гомумән, Россиядә эре салым түләүче булып тора. Беренчел чыгымнар өчен акча җитмәгәндә, безнең Россия бюджетына мөрәҗәгать итәргә хокукыбыз бар”.

Үз чиратында, республика Премьер-министры Илдар Халиков ТР бюджеты проекты буенча парламент тыңлауларына нәтиҗә ясап: “Без теләсә нинди үзгәрешләргә әзер һәм бу үзгәрешләргә игътибар итәчәкбез. Әмма алар социаль бурычларга һәм программалар үтәлешенә комачау итмәскә тиеш”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100