news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Гайзатуллин: Социаль әһәмияткә ия чыгымнар якынча 80 процент тәшкил итә

Татарстанның финанс министры 2022 елга бюджетның төп параметрларын әйтте.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2022 елга фаразланган бюджетта барлык чыгымнарның якынча 80 процентын социаль әһәмияткә ия чыгымнар тәшкил итәчәк.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022-2024 елларга бюджетның төп параметрлары карала.

«Социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме ел саен арта. Чыгым өлешен санаганда, бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категорияләргә хезмәт хакын икътисадта уртача хезмәт хакына кадәр арттыруга акча тулысынча салып калдырылды. Берләштерелгән бюджет чыгымнары арта бара. Чыгымнарны дәүләт программалары буенча бүлү дәвам итәчәк», — диде финанс министры.

Радик Гайзатуллин социаль әһәмияткә ия республика чаралары берничә ел уңышлы гына финансланып килгәнен искәртте. «2022 ел бюджетында бу мөһим чараларны оештыру чыгымнары 6,9 млрд сум тәшкил итәчәк», — диде.

«Бюджетның чыгым өлешен әзерләгәндә, министрлык һәм ведомстволарның муниципаль шәһәр-районнарның тәкъдимнәре буенча киңәшмәләр үткәрелде. Федераль законнардагы үзгәрешләрне дә исәпкә алдык», — дип әйтте министр.

Бюджет чыгымнары киләсе елда 305, 7 млрд сум күләмендә һәм 2023-2024 елларда 308, 5 һәм 314, 1 млрд сум булачак. 2022 елга бюджет керемнәре 294,8 млрд сум, 2023 елда 295, 8 млрд сум, 2024 елда 300, 1 млрд сум булачак.

Бюджет дефициты 2022 елда 10, 9 млрд сум, 2023 елда 12, 6 млрд сум, 2024 елда 13, 9 млрд сум булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100