news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Гайзатуллин: 2023 елга фаразланган бюджетта социаль чыгымнар 80 проценттан артык

Татарстанның 2023 елга планлаштырылган бюджетында социаль өлкә чыгымнары бөтен күләмнең 80 процентыннан күбрәген тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышыннан билгеле булды.

Ул 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларының, 911 җирлек бюджетының чыгымнар буенча фаразлары төзелгәнен әйтте.

«Бюджет формалаштыру барышында министрлык-ведомство, муниципаль районнар, шәһәр берәмлекләренең чыгымнар буенча тәкъдимнәрен тыңладык һәм киңәшмәләр үткәрдек. Беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар күләме елдан ел арта бара», – диде Радик Гайзатуллин.

Бюджетның чыгым өлеше төзелешендә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләренең хезмәт хакын икътисадта уртача дәрәҗәгә күтәрүгә акча тулысынча каралганын билгеләп үтте. Социаль түләүләргә чыгымнар, инфляция дәрәҗәсенә карап, ел саен индексацияләнәчәк.

«Чыгымнарны дәүләт программалары буенча бүлү дәвам итәчәк. Бюджет чыгымнарының программаларга тиешле өлеше 88 процент тәшкил итәчәк», – дип белдерде финанс министры.

«2023 елда социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлауны финанслауны дәвам итү тәкъдим ителә. Бюджетта берничә ел дәвамында гамәлдә булган социаль әһәмияткә ия чараларны финанслау каралган, бу чыгымнарның гомуми күләме 7,3 млрд сум», - диде Радик Гайзатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100