Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Радик Габдрахманов Татарстанда этноспорт үсеше турында сөйләде
Татарстан этноспорт һәм этнофестивальләрне үстерү юлында тора. Бу хакта «Туган Батыр» проектына нигез салучы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Арио вице-президенты, ТР грэпплинг Федерациясе президенты Радик Габдрахманов белдерде.
2 августта Алабугада уктан ату буенча «Туган Батыр» IV турниры узды. Анда катнашучылар төрки һәм Кавказ халыкларының традицион киемнәрен киеп чыгыш ясадылар. Шул ук исемдәге проектка нигез салучы Габдрахманов мондый идеянең традицион спортны үстерүгә юнәлдерелүе турында сөйләде.
«Без аерым номинация ясап, иң яхшы костюм өчен бүләк бирәбез. Мондый турнирлар бөтен дөньяда: Төркиядә, Казахстанда, Үзбәкстанда, Башкортстанда уза. Һәм Без Татарстанда традицион спортның, гореф-гадәтләребезнең, мәдәниятебезнең үсүен телибез», – дип ассызыклады ул.
Габдрахманов сүзләренчә, турнирга Россиянең күпсанлы төбәкләреннән, Төркиядән, Казахстаннан һәм Кыргызстаннан катнашучылар килгән. Бу илләрдә этнофестивальләр һәм этник спорт инде күптән үсә.
«Без әле этноспорт һәм этнофестивальләр үсешенең башлангыч юлында гына торабыз. Һәм аның төбәгебездә үсеш алуы өчен барысын да эшләячәкбез. Чөнки бу – туристлар агымы, бу – безнең традицияләрне саклау, бу – процесска бик күп талантлы катнашучыларны җәлеп итү», – дип билгеләп үтте «Туган Батыр» проектына нигез салучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз