news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Габдрахманов: Киләсе елда Fashion ифтарны зуррак мәйданда уздырырга телибез

Радик Габдрахманов: Киләсе елда Fashion ифтарны зуррак мәйданда уздырырга телибез
Рамил Гали

«Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов фикеренчә, киләсе елда Fashion ифтар тагын да зуррак мәйданда үтәргә тиеш. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында әйтте.

«Ифтарларны «Туган авылым»да үткәрә башлаган идек. Анда 300 кеше катнашты. Ике ел «Ак Барс арена»да үткәреп, 500әр кеше җыйдык. Былтыр «Ak Bars Retro Cars» мәйданында 1000 кешегә үткәрдек. Бу – бик матур чара. Хатын-кызлар алдан әзерләнә, киемнәр эзлиләр. Ифтарга чит төбәкләрдән дә бик күп кунаклар килә. Кызыксыну арта, шуның өчен киләсе елда ифтарны уздыру өчен зуррак мәйдан эзләрбез. Fashion ифтарны тагын зуррак итеп үткәрергә ниятлибез», – дип сөйләде.

Хатын-кызлар канәгать калсын өчен барысы да эшләргә тырышабыз, диде ул.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100