news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Габдрахманов: «Балачак» бәйгесенең юбилей сезоны тагын да масштаблырак булачак

Радик Габдрахманов: «Балачак» бәйгесенең юбилей сезоны тагын да масштаблырак булачак
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

5 май көнне «Сөйдәш» мәдәният үзәгендә узган «Балачак» IV Халыкара вокал бәйге-фестиваленең гала-концертында «Яхшылык янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов бишенче-юбилей сезоны тагын да масштаблырак һәм әһәмиятлерәк булачагын әйтте.

«Әлеге конкурсның дәрәҗәсе үсә бара, анарда катнашырга һәм җиңәргә телиләр һәм катнашучылар дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Моннан тыш, бездә йолдызлы жюри әгъзалары. Жюри рәисе – танылган вокал педагогы Динә Мигдал. Шулай ук безнең конкурс хөкемдарлык күзлегеннән иң объективы», – диде Радик Габдрахманов.

Радик Габдрахманов җиңүчегә клип төшерү мөмкинлеге бирелүен искәртте. «Ләкин безгә килгән барлык катнашучыларга да бүләкләр биреләчәк: барысы да беренче яки икенче дәрәҗә лауреатлар була һәм бүләкләнә. Балаларга кире элемтә бирү һәм аларның үсешендә ярдәм итү өчен, без вокал фестиваленә Татарстаннан һәм федераль масштабтагы йолдызларны җәлеп итәбез. Без эстрадабызда йолдыз булачак талантларны эзлибез», – дип, өстәде ул.

Конкурс 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- эстрада һәм халык җыры (вокал-соло, дуэт, вокал ансамбле);

- мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Яхшылык янәшә» һәм «Нәфис сүз» номинациясе.

Бүләкләү тантанасы вакытында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә Гран-прины, ягъни клип төшерүгә сертификатны «Батыр егетләр» вокаль ансамбле алды.

Катнашучыларның чыгышларын бәяләүче жюри әгъзалары арасында «Голос. Дети» тапшырыуның 3нче сезоны җиңүчесе Данил Плужников, «Голос. Дети» тапшыруның 4нче сезоны супер-финалисты Дениза Хекилаева, Россия театр сәнгате академиясендә һәм «Останкино» Мәскәү телевидение һәм радиотапшырулар институтында вокал буенча укытучы Владимир Шнитко, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Зөлфия Авзалова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Ясельская һәм башкалар.

«Мине инде 4нче ел жюри әгъзасы буларак катнашырга чакыралар. Ике көн дәвамында без чыгышларны бәяләдек. Кичә үзенчәлекле көн иде: без мөмкинлекләре чикләнгән балаларның чыгышларын карадык. Алар гади бала җырлый алмый торган материалны сайлаган. Гади бала гади, аңлаешлы материал ала, ә алар катлаулы материал алалар, алар үзләре дә авырлыклар аша үтәләр, иҗатлары да шундый ук. Бу фестиваль бик озак еллар дәвам итәр, дип өметләнеп калам», – диде Зөлфия Авзалова.

2024 елда конкурска Россиянең күпсанлы төбәкләреннән 1190 гариза килә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Улан-Удэ, Омск, Самара, Новосибирск, Киров, Нижневартовск, Курск, Волгоград, Пенза, Липецк, Армавир һ.б. Шулай ук бәйгедә Казахстан, Удмуртия, Башкортстан, Чувашиядан да катнашучылар була.

«Балачак» фестивале исеме җисеменә туры килә торган бәйге. Ул Татарстанда яшәүче сәләтле яшьләребезне генә түгел, ә Татарстаннан читтә яшәүче яшьләребезне дә бер мәйданга туплый. Монда Рәсәйнең төбәкләреннән, чит илләрдән 1200дән артык кеше катнашырга теләк белдерә. Әлбәттә, бу – бик ихлас бәйге, барыбызны да берләштерүче тулы бер хәрәкәт», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

  • Конкурсны «Яхшылык янәшә» хәйрия фонды оештыра. «Яхшылык янәшә» хәйрия фондының эшчәнлеге сәләтле балаларга ярдәм итүгә, Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән.
  • Конкурсның максаты - сәләтле балаларның башкару осталыгын хуплау һәм популярлаштыру, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән коллективлар һәм педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм иҗади казанышлар белән уртаклашу. Фестивальнең үзенчәлеге - мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үзләренең сәләтләрен башка балалар белән беррәттән түләүсез нигездә күрсәтә алу мөмкинлеге.
  • Беренче сайлап алу туры онлайн режимда 15-16 апрельдә узды. Икенче этап 3-4 майда Казанда булды. Жюри рәисе – җырчы, вокалист, 25 еллык стажы булган укытучы, хитлар авторы, күп санлы вокал буенча конкурслар жюри әгъзасы Динә Мигдал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100