news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Абдрахманов: Ифтарга чакыру билетыннан башка килүчеләр дә ач китмәячәк

Шулай да, ифтарны оештыручылар чакыру билетыннан башка килүчеләр күп булмас дип өметләнә.

Радик Абдрахманов: Ифтарга чакыру билетыннан башка килүчеләр дә ач китмәячәк
Салават Камалетдинов

Республика ифтарына чакыру билетыннан башка килүчеләр булса да, ач китмәячәк. Бу хакта «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов әйтте.

«Мин чакырусыз килүчеләр күп булмас дип өметләнәм. Булган очракта да, кире бормыйбыз, һичьюгы, үзләренә биреп җибәрергә ланч-бокслар да каралган. Барлык кунакларны кабул итәчәкбез, беркем ач китмәячәк», - диде ул ифтарга багышланган брифингта.

Радик Абдрахманов аяк киеме өчен пакетлар әзерләнгәнен дә әйтте. «Намаз вакытында да, өстәл артына утырганда да, аяк киемен салырга кирәк булачак. Шулай ук, кайбер апалар калган ризыкны сәхәргә алып китә, алар өчен пакетлар хәстәрләдек», - дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot