news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Абдрахманов: Fashion Iftarның үткәрелү урыны үзгәрде, быел ул «Казан Экспо»да була

Радик Абдрахманов: Fashion Iftarның үткәрелү урыны үзгәрде, быел ул «Казан Экспо»да була
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

31 мартта Fashion Iftar «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак. Чараның урынын үзгәртү турында «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов журналистларга XII Республикакүләм Ифтар тәмам булгач әйтте.

«Шушы арада гына Fashion Iftar чарасын «Казан Экспо»да үткәрү турында карар кабул иттек. Мәйданчыкны «Казан Экспо»га күчерәбез. Бу куркынычсызлык чарасын тәэмин итү максаты белән эшләнде. Хәзерге вакытта без биредә мәйданчыкны әзерләү белән мәшгуль булачакбыз», - диде Радик Абдрахманов.

«Казан Экспо»га аэроэкспресс (50 сум) белән барырга мөмкин булачак. Шулай ук Fashion Iftar командасы автобуслар оештыра, аның расписаниесе көн дәвамында хәбәр ителәчәк. Машиналар өчен Экспо парковкасын кулланырга мөмкин булачак.

  • Искәртеп үтик, Fashion Iftar быел сигезенче тапкыр Ak Bars Retro Cars күргәзмә комплексында узарга тиеш иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100