news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Абдрахманов: Без дөньядагы иң яхшы республикада яшибез

Радик Абдрахманов: Без дөньядагы иң яхшы республикада яшибез
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казандагы «Туган авылым» милли комплексына нигез салучыларның берсе Радик Абдрахманов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы булды. Ул республиканың төрле яклап үсештә булуын ассызыклады.

«Рөстәм Нургали улы Миңнехановның штабында эшләү минем өчен зур тәҗрибә булды. Минемчә, без дөньядагы иң яхшы республикада яшибез. Безгә төрле төбәкләрдән килгән кунакларга һәрвакыт Татарстанга яшәргә килергә киңәш итәм. Без җәннәттә яшибез, чөнки бездә барысы да бар», – дип сөйләде ул Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында.

Ул Татарстанда сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның зур темплар белән үсүен искәртте. Мәдәният, халык өчен ял урыннары, спортка зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

«Татарстанда бик күп мөһим чаралар уза. Бездә бик күп консуллыклар ачыла, чөнки Татарстанда инвестицион климат бик яхшы. Республикадагы толерантлыкны да билгеләп үтәргә кирәк: төрле дин вәкилләре, төрле милләт вәкилләре дуслыкта һәм татулыкта яши. Үсеш, бизнес белән шөгыльләнү, гаилә кору өчен Татарстанда барлык шартлар да бар», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot