news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров: Халыклар дуслыгы булганда һәр сынауны бергәләп җиңеп була

«Уртак хезмәтебез белән ватаныбызга дан һәм хөрмәт китерербез дип ышанам», - диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров: Халыклар дуслыгы булганда һәр сынауны бергәләп җиңеп була
Рамил Гали

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фикеренчә, Россия халкы берләшеп һәр сынауны җиңә алачак.

«Россия халыклары дуслыгы, бердәмлеге тарихның авыр чорларында аеруча чагылган. Без бергәләп сынауларны җиңәрбез, уртак хезмәтебез белән ватаныбызга дан һәм хөрмәт китерербез дип ышанам», – диде ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия – миллионлаган мөселманның туган йорты, ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булып тора.

«Православие дине белән бергә ислам дине ватаныбызда яшәүче халкыбызның күбесе өчен төп дин булып тора. Безнең республикада 2 миллионнан артык мөселман яши, 1,4 меңнән артык мәхәллә эшли. Башкортстанның ислам уку йортлары Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләренең уку үзәкләре белән хезмәттәшлек итә», - дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, узган ел төбәктә ислам мәгарифенә ярдәм итү буенча Евразия ассоциациясе оештырылган. Ул быел сентябрьдә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара кысаларында Уфада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте хозурында Россия Ислам университетының яңа корпуслары ачылачагын әйтте.

«Дини берләшмәләр - ышанычлы партнерларыбыз, безгә экстремизм, терроризм һәм нацизм идеологияләренә каршы көрәштә ярдәм итә. 24 февральдә үк Владимир Путинның халыкка мөрәҗәгатеннән соң республикабызның барлык конфессия лидерлары ачыктан-ачык фашизмга һәм геноцидка каршы көрәштә дөньядагы диннәрнең рухи көченә таянырга өндәгән иде», – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100