Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Телеграм-каналларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышыннан уртак фото урнаштырды. Ул Самарада уза.
«РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле [Игорь Комаров] каршындагы Совет утырышында Идел буе федераль округы төбәкләренең икътисады һәм үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Санкция басымы шартларында һәр төбәктә булган яңа мөмкинлекләрне ачарга кирәк», – дип тасвирлады Радий Хәбиров урнаштырган фотосын.
«P.S. Ә тугандаш Татарстан һәм республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән без инде күптән һәм бик нәтиҗәле эшлибез», – дип белдерде шул ук вакытта Башкортстан башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов, фото астына кул кысышкан эмодзи урнаштыру белән генә чикләнеп, кыска булды.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында вице-премьер Дмитрий Чернышенко катнаша. Киңәшмә эшлекле климатны яхшыртуга һәм инвестицион активлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга багышланган.