news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радий Хәбиров Түбән Камадагы янгында һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында зыян күрүчеләрнең гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуы турында телеграмма юллады.

«Бу фаҗигале очрак кагылган һәркемгә ярдәм сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Һәлак булучыларның якыннарына сабырлык, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телибез», - диелә хәбәрдә.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, зыян күрүчеләр Башкортстанның медицина һәм шифаханә учреждениеләрендә дәвалана алачак.

Исегезгә төшерик, 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да газ-һава катнашмасына ут кабу сәбәпле янгын чыкты. Соңгы мәгълүматларга караганда, янгында 3 кеше һәлак булган, 71 кеше зыян күргән. Моннан тыш, тагын 9 кеше хәбәрсез югалган дип санала – алар әлегә кадәр элемтәгә чыкмаган. Сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу турында җинаять эше ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot