news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров үзенең бал җыйганын күрсәтте

Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге аккаунтында башкорт балына багышланган постлар циклын дәвам итә. Бу юлы ул бал җыярга баруын, башкортларның элек-электән ни өчен хәтта кыш көне дә кыргый умартачылык белән шөгыльләнүен сөйләгән. «Башинформ» шул турыда яза.

Башкортстан башлыгы үз куллары белән кыргый балчылык хуҗалыгында агач куышлыгыннан түмәр ача һәм язылучыларына яңа кәрәзле бал күрсәтә.

«Гомеремдә беренче тапкыр кыргый балчылык хуҗалыгында түмәр ачам. Бу бер серле йола кебек», – дип уртаклашты Радий Хәбиров.

Кыргый балчылык хуҗалыгы – башкортларда киң таралган тарихи умартачылык төре. Ул агач куышларында яшәүче умарталардан бал җыюдан гыйбарәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100