news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров «Китап - бәйрәм» ярминкәсендә шәхси китапханәсеннән китаплар бүләк итте

Бүген, 24 майда, Уфаның Совет мәйданында «Китап - бәйрәм» икенче халыкара китап ярминкәсе ачылды. Бу вакыйга бөтен Россия һәм якын чит ил китап нәшриятлары, язучылары һәм укучылары өчен җәлеп итү ноктасына әйләнде, дип хәбәр итә «Башинформ».

Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән, шулай ук якын чит илләрдән: Белоруссия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан 223 нәшрияттан китаплар тәкъдим ителде.

Башкортстан башлыгын беренче булып Уфа мәктәпләрен тәмамлаучылар каршы алды, алар өчен бүген соңгы кыңгырау яңгырады. Унберенче сыйныф укучыларының берсе белән Радий Хәбиров мәктәп вальсын биеде.

Ачылу тантанасы алдыннан Радий Хәбиров үзенең өй китапханәсеннән балалар йортыннан килгән балаларга ике китап - «Мастер и Маргарита» бүләк итте һәм аларга үз теләкләрен язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100