news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Граната шартлату белән янаган хәрби хезмәткәр Башкортстан башлыгы белән сөйләшкән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән сөйләшүдән соң, Уфада шосседа граната шартлату белән янаган хәрби хезмәткәр хокук саклау органнарына бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Агентлык мәгълүматлары буенча, шартлаткыч Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырылган.

Элегрәк «Татар-информ» 39 яшьлек ир-атка карата ул хезмәт иткән частьне калдырган өчен җинаять эше кузгатылганлыгын хәбәр иткән иде. Ир-ат гранаталар алып, аларны шартлату белән яный башлаган.

Хокук саклау органнары аның белән сөйләшүләр алып барырга тырышкан, ләкин ир-ат Радий Хәбировның үзе килүен таләп итә. Нәтиҗәдә, Башкортстан Башлыгы аның янына килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot