news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Башкортстан Татарстанга кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер булуын белдерде

Казанга БПЛА һөҗүменнән соң Башкортстан Татарстанга кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Телеграм-каналында шундый белдерү белән чыгыш ясады.

Ул белдергәнчә, тыныч халыкка һәм аларның йортларына «нелюди» гына һөҗүм итә ала, алар «күптән террорчылык оешмасы булган».

«Башкортстан һәрвакыт тугандаш Татарстан белән янәшә, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Без корбаннар булмасын дип дога кылабыз», - диде төбәк башлыгы.

Искәртик, бүген иртән, Татарстан башкаласына беспилотниклар һөҗүм итте. Оператив мәгълүматлар буенча, 8 беспилотник очып килүе теркәлгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Лазурные небеса» торак комлексында булды. Анда БПЛА һөҗүменнән соң янгын чыккан иде. Соңрак республика җитәкчесе социаль челтәрләрдә халыкны паника бирелмәскә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100