news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов: Соңгы елларда «Идел» журналын ачканда моңсу хисләр кичердем

Рәдиф Кашапов: Соңгы елларда «Идел» журналын ачканда моңсу хисләр кичердем
Рамил Гали

Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов «Идел» журналының яңа санын тәкъдим итү кичәсендә журнал турында фикерен әйтте.

«Соңгы елларда «Идел» журналын ачып караганда моңсу хисләр кичердем, чөнки ул журнал 40-50 яшьлек кешеләрнең мәкалә-хикәяләре белән тулган иде. Яшьләр турында нәрсәдер беләсем килсә, нәрсә укырга соң миңа? – дигән фикер кала иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның «Идел» журналын 1990 елларда да укыганы булган. «Журналның яңа мөхәррире Рәмзия Галимова эш белән янып йөри һәм бу күренә дә. Журнал аның өчен беренче урында. Минемчә, яшьләр журналын яшь кеше алып барырга тиеш. Казанга килгәч, беренче мәкаләм «Ялкын»да чыккан иде. Кызыгы шул: аны Айрат Бик-Булатов кабул иткән иде. Ул вакытта аңа 18-19 яшьләр булды микән? Шуңа күрә бернинди проблема юк. Яшь булуына карамастан, ул бөтен тәртибен аңлый, белә», - диде ул.

«Минем өчен кискен проблема бар. Яшьләр белән өлкәннәр арасы киңәя бара. Көнкүреш, мәдәни мәсьәләләрдә, мәсәлән. Өлкәннәр Совет заманы, үзгәреш чорында тәрбия алган кешеләр. Алар, гадәттә, журналларны шул юнәлешкә тарта. Һәр журналда түрәләрнең фотолары булырга тиеш, диләр. Ә нигә «Идел» журналында түрәләр фотолары урын алырга тиеш? Ул бит яшьләр журналы», - диде Рәдиф Кашапов.

Икенче проблема буларак, ул яшьләрнең социаль челтәрләргә ышануын әйтте. «Яңа «Идел» журналы командасы социаль челтәрдәге блогерларга таянып эшләмәсә иде, чөнки блогерлар – башка формат. Журналның үз тәртибе бар. Аны айга бер тапкыр алабыз. Мин аны китап итеп кабул итәм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100