Мин Әлмәт театрына сокланам - алар бик төрле. Мин соңгы елларны шул төрлелек өчен көрәшәм. Булсын бөтен төсләр, яңгырасың дистәләгән темалар, тамашачы көлсен, еласын, үзе дә катнашсын, хәтта ишекне бәреп чыгып китсен...
Әлмәт театрының «Кибет» спектакле татар театрының төрле була алуын һәм нинди генә булса да югарылыкта кала алуын раслаган спектакль. Бу спектакль татар театрын республикада гына түгел, Россиянең театраль җәмәгатьчелеге алдында да танытты, дәрәҗәсен күтәрде.
Спектакльнең авторы Олжас Жанайдаров - казах драматургы. Аның белән Камал театры оештырган семинарда аралашканым бар. Катлаулы әйберләр турында төпле фикер йөртә.
«Кибет» – авторның иң танылган пьесаларыннан берсе. Биредә ике генә роль. Ике хатын - Зияш һәм Карлыгаш. Карт һәм яшь. Берсе эчкерсез җанвар, икенчесе - туганнары, баласы өчен кайгырган кызчык. Зияш кибет тота, Карлыгаш кебек казах кызларын кол итә, үзенә эшләтә, кыйный, талый.
Бу текстны сәхнәләштерү, һичшиксез, авыр. Анда бернинди яктылык, җиңеллек юк – караңгы чынбарлык. Актерларга да авыр, тамашачы өчен дә сынау. Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Фазлыева (Ибәтуллина) өчен хәрәкәтләнер киңлек юк, бөтен хикмәт текстта. Белмим, сәхнәгә һәр чыгуны актрисалар ничек кичерәдер? Гамәлләрен купшы сүзләр белән аклаган хатынны уйнау ничек икән ул? Ә рәхимлекнең соңгы кыйпылчыкларын югалту? Бу спектакль йөрәккә кадалган шырпы кебек. Ул сызлый.
Әсәрнең төп метафизикасы нәрсәдә: бәлки, соңрак Зияш (безнеңчә – Зыян) урынына бу кибетнең хуҗасы Карлыгаш булыр? Алай була калса, аның башка юлы бармы? Чөнки яки зур шәһәрдә каласың, яки кире авылга кайтасың. Ләкин ул кешелеклелеген җуймасмы, элеккеге Карлыгаш булып кала алырмы?