news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә Татарстан Конституциясен укыды

Рәдиф Кашапов Конституцияне укып бетерүгә, сәхнәдә ут бетте.

Рәдиф Кашапов «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә Татарстан Конституциясен укыды
Рамил Гали

Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең концерты уза.

Qaynar төркеме солисты, журналист Рәдиф Кашапов чыгыш ясаганда, җыр барышында сәхнәдән Татарстан Конституциясен укыды. Ул Татарстан Конституциясендә хакимияткә һәм телләргә кагылышлы маддәләрне укыды.  

Рәдиф Кашапов Конституцияне укып бетерүгә, сәхнәдә ут бетте. Катнашучылар барысы бергә «Туган тел»не җырлады.

Концертта ут бер генә чыгыш калгач бетте. Соңгы төркем баянга «Бөрлегән» җырын җырлады.

 

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100