news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Кашапов: Jadid Fest татар кызына багышланды - татар активлыгы кызлар янында бара

Рәдиф Кашапов: Jadid Fest татар кызына багышланды - татар активлыгы кызлар янында бара
фото: © Рамил Гали / архив

Казанда Татарстан Милли китапханәсендә Jadid Fest татар мәдәнияте фестивале тәмамланды. Быелгы унынчы фестиваль татар кызлары темасына багышланган иде.

«Соңгы елларда без аны берәр темага багышлап үткәрә башладык. Алдагы елларда балалар турында, буыннар турында булды. Быел татар кызлары темасына алындык. Чөнки, уйлап карасаң, татар активлыгы шул кызлар янында бара бит», - диде фестивальне оештыручы журналист, музыкант Рәдиф Кашапов.

«Соңгы елларда Jadid Fest кысаларында берничә лаборатория ясый башладык. Мин фестивальнең функциясе кешегә мөмкинлек бирү, кешеләрне бу даирәгә тарту, дип уйлыйм. Кеше телне беләме-белмиме – бу әйбердә катнаша. Формалар нинди булса да, барысы да татарча узарга, тиеш дип саныйбыз», дип дәвам итте ул.

Фестиваль программасына Комикслар лабораториясе, лекцияләр, фикер алышулар, перфоманслар, спектакль, шигырьләр уку кертелгән.

«Миңа быел сәнгать лабораториясе булдыруыбыз ошады. Чөнки заманча сәнгатьнең гадәттә рус телендә булуын күрәбез. Без исә монда заманча формалар белән татар телендә эшләргә тырышып карадык», - ди Рәдиф Кашапов.

Ул әлеге фестивальнең пафослы булмавына басым ясады. «Җитешсезлекләр дә бардыр, ләкин бу бернәрсә дә эшләмәүгә караганда яхшырак», - дип нәтиҗә ясады ул.

Шулай ук ике көн дәвамында ярминкә эшләде. Ярминкәдә нигездә китаплар, полиграфия продукциясе сатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot